Хөрмәтле райондашлар, урманнарны янгыннан саклыйк
Август - җәй азагы булуга карамастан, эссе көннәр торуы дәвам итә.
Эссе, коры һавада ут кабынып китәр өчен кечкенә генә очкын да җитә, бу бигрәк тә ылыслы урманда.
Янгын килеп чыгуга, шулай ук кешенең ваемсызлыгы: сүндерелмәгән учаклар, тәмәке төпчекләре, яндырылган шырпы, коры үлән яндыру — болар аркасында урманнар бик еш яна.
Урманда янгынны булдырмас өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк:
1. Янган шырпы яки сүндерелмәгән тәмәке төпчеген җиргә ташламаска.
2. Янгын куркынычы янаган чорда учакларны кабызмаска һәм урманда чүп-чарны яндырмаска.
3. Көя торган материалларны кулланмаска, бигрәк тә май, бензин яки башка ягулык материалы сенгән юеш материалларны ташламаска.
4. Урманда пыяла шешәләрне яки пыяла ватыкларын калдырмаска.
Исеңдә тот:
— Урман янгынын аның барлыкка килүнең беренче минутларында сүндерү җиңелрәк.
— Кечкенә генә утны (янган үлән, вак куак) яфраклы ботак белән сүндереп була.
Хөрмәтле райондашлар!
Урманда булганда аеруча уяу булыгыз! Урманны янгыннан саклау барыбызның да изге бурычы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев