Халыкара инвалидлар көне уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның мөрәҗәгате
Өч дистә елдан артык 3 декабрьдә без Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез.
Әлеге дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясенең 1992 елның 14 октябрь Резолюциясе белән игълан ителде. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына, аларның хокукларын, кешелек дәрәҗәсен яклауга җәмгыять игътибарын җәлеп итүне максат итеп куя. Бу үзенчәлекле көн кешелек дөньясына янәшәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә барлыгын хәтерләтә. Җәмгыятьнең авыру һәм көчсез, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне кайгыртырга тиешлеген искә төшерә.
Татарстанда, шул исәптән районыбызда да 1-10 декабрь көннәрендә традиция буларак инвалидлар декадасы уза. Ул – мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү, кызыклы һәм яңа инициативалы проектларга старт бирүдә көчләрне берләштерү өчен тагын бер сәбәп.
Әйтергә кирәк, сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, инвалидлар сокланырлык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык һәм тырышлык белән язмыш сынауларын җиңеп, тормышның кадерен белеп яши. Әле күбебез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме – тормышны яратырга өйрәнә алабыз.
Күңел җылысын кызганмыйча, инвалидлар белән турыдан-туры эшләүче укытучылар, социаль хезмәткәрләр, табиблар һәм башка игелекле хезмәт ияләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хөрмәтле райондашлар! Мөмкинлекләре чикләнгән якташларыбыз безнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗ. Аларга ярдәм кулы сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмыйк. Аларга карата, ункөнлектә генә түгел, һәрдаим игътибарлы һәм мәрхәмәтле булыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев