WorldSkills Kazan 2019 Дөнья чемпионаты флагына Сарман гербы беркетелде

Бүген – Россия көнендә Сарманда зур бәйрәм чаралары үтә. Казанда 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills Эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты флагының Сарманга килүенең шушы көнгә туры килүе исә райондашлар өчен – олы куаныч.

 “WorldSkills флагы эстафетасы” проектына 2017 елның 21 октябрендә Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә старт бирелгән иде. Флаг хәтта Халыкара космик станциядә дә булып кайтты. 2018 елның 12 мартында Эстафетаның халыкара этабы старт алды – флаг Дөнья чемпионатын үзендә кабул иткән илләр буйлап сәяхәткә китте. Ә аның Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда узган “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Милли чемпионаты финалы барышында башланды. Ул барлык федераль округларның үзәкләре һәм эре предприятиеләр урнашкан регионнар, шул ук вактытта Татарстанның барлык районнары аша уза. Алабуга районыннан флаг бүген Сарманга килеп җитте. Аны, Чемпионат талисманнарын халык үзәк ял паркында көчле алкышлар белән каршы алды. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Сарманның үзендә авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү буенча ресурс үзәге булган аграр көллият бар һәм анда көндәшлеккә сәләтле студентлар белем ала. WorldSkills флагын йөртү хокукы да көллият студентларына – Ростов өлкәсендә узган “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” милли чемпионтаның “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә җиңү яулаган Азат Тимербаев һәм аграр юнәлештә белем бирүче оешмалар арасында үткәрелгән Бөтенроссия һөнәри осталык олимпадасы җиңүчесе Булат Хәлиуллинга бирелде. 
Кунакларны сәламләп, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин республикада эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү өчен күп эшләнүен, безнең аграр көллияттә дә барлык мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте. “Без – бүген языла торган тарихның бер кисәге. Чемпионат әйбәт үтсен, республика командасы анда уңышлы чыгыш ясасын”, - диде ул. Флаг почетлы кунакларның һәркайсының кулыннан үтте, ә Фәрит Мөнәвирович аңа район гербын беркетте. 
Сарманнан флаг Яңа Чишмә районына юл алды. Казанга ул WorldSkills Kazan 2019 Дөнья чемпионатын ачу тантансына илтеп җиткереләчәк.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде