САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәзирә Хисмәтуллина Сарман яклары чишмәләренә соклана

Ту­ган авы­лым ура­мын ка­бат-ка­бат ура­дым Ту­ган җир. Ту­ган авыл. Нин­ди ти­рән мәгъ­нә­ле сүз­ләр! Алар һәр­кем йө­рә­ген­дә яши һәм, ва­кыт­лар үтү бе­лән, та­гын да ба­йый, ту­лы­ла­на. Кай­да гы­на яшә­сәк тә, нин­ди ге­нә дә­рә­җә­ләр­гә иреш­сәк тә, ту­ган авы­лын са­гын­ма­ган ке­ше юк­тыр ул. Ту­ган җир­гә мә­хәб­бәт һәр ке­ше­нең кү­ңел тү­рен­дә, йө­рә­ген­дә яши. Ту­ып-үс­кән...

Ту­ган авы­лым ура­мын ка­бат-ка­бат ура­дым

Ту­ган җир. Ту­ган авыл. Нин­ди ти­рән мәгъ­нә­ле сүз­ләр! Алар һәр­кем йө­рә­ген­дә яши һәм, ва­кыт­лар үтү бе­лән, та­гын да ба­йый, ту­лы­ла­на. Кай­да гы­на яшә­сәк тә, нин­ди ге­нә дә­рә­җә­ләр­гә иреш­сәк тә, ту­ган авы­лын са­гын­ма­ган ке­ше юк­тыр ул.

Ту­ган җир­гә мә­хәб­бәт һәр ке­ше­нең кү­ңел тү­рен­дә, йө­рә­ген­дә яши. Ту­ып-үс­кән авыл­дан чит­кә ки­теп яшә­сәк тә, без шул авыл ба­ла­сы бу­лып ка­ла­быз. Эз­лә­ре­без кал­ган авыл туф­ра­гы без­не ба­ры­бер шун­да тар­тып кай­та­ра. Ба­ла­чак­та уй­нап үс­кән бо­лын­нар­ны, җи­ләк җый­ган ур­ман­нар­ны кү­рү үзе бер кү­ңел рә­хәт­ле­ге тү­гел­ме­ни?! Ту­ган җир бе­лән ха­лык ана, ата ке­бек бө­ек исем­нәр­не бәй­ләп атый.

Без­нең аңы­быз­да­гы һәм той­гы­ла­ры­быз­да ча­гыл­ган та­ныш урын­нар, ак­рын­лап, Ва­тан об­ра­зын кү­зал­лар­га яр­дәм итә. Ту­ган як­ны өй­рә­нү ха­лык­ның га­сыр­лар­дан кил­гән тра­ди­ци­я­лә­рен, аның зур һәм ма­тур эш­лә­рен аң­лар­га бу­лы­ша.

Ми­нем ту­ган авы­лым - Та­тарс­тан­да иң гү­зәл тө­бәк­ләр­нең бер­се бул­ган Сар­ман авы­лы. Гү­зәл, ма­тур, бай та­би­гать­ле ми­нем ту­ган авы­лым. Го­рур­лы­гым, шат­лы­гым бул­ган ту­ган җи­рем җыр­лар­га ку­шып җыр­ла­на. Кү­ңе­лем­не хис­ләр таш­кы­ны би­ләп ала... Авы­лы­ма кай­тып, аның урам­на­ры буй­лап әк­рен ге­нә ат­лап ки­тәм. Әнә Га­зи­зә апа­ның өе, һа­ман да шул, ма­тур­лы­гын җуй­ма­ган са­ры кап­ка­лы йорт. Ә Мө­җә­рәт аб­зый­ның ма­лае, авыл­да төп­лә­неп, ата­сы ни­ге­зен­дә нин­ди ма­тур йорт җит­ке­зеп куй­ган! Сок­ла­нып ка­рыйм мин ан­дый авыл­даш­ла­ры­ма. Җи­ңел тор­мыш эз­ләп ка­ла­га кит­ми­чә, ата-ана ни­ге­зен сак­лап кал­ган авыл­даш­ла­ры­ма рәх­мәт әй­тә­сем ки­лә. Авыл­ның бү­ген­ге­се дә, ки­лә­чә­ге дә алар ку­лын­да бит.

Хис­ләр таш­кы­ны­на би­ре­леп, авыл ба­шын­да­гы зи­рат­ка ки­леп җит­кә­нем­не сиз­ми дә кал­ган­мын. Мон­да ми­нем әти­ем, әни­ем, әби-ба­бай­ла­рым җир­лән­гән. Алар бе­лән, кайт­кан са­ен, исән­лә­шеп, кү­ңе­лем­не бу­ша­там. Янә­шәм­дә бул­ма­са­лар да, кү­ңе­лем­дә бит алар. Рәх­мәт авыл­даш­ла­ры­ма, зи­рат­лар­ны ка­рап, җы­еш­ты­рып кы­на то­ра­лар, мон­да тәр­тип, чис­та­лык хө­кем сө­рә.

Әти­ем­нең авы­лым та­ри­хын сөй­лә­гән­нә­ре ис­кә тө­шә. Сар­ман ата­ма­сы, аның ки­леп чы­гы­шы, та­мыр­ла­ры чал та­рих ти­рән­ле­ге­нә ба­рып то­та­ша. Авыл­даш­ла­рым Сар­ман­ны Сар­ман ба­бай ни­гез­лә­гән дип исәп­ли­ләр. Ан­да тип­тәр­ләр һәм та­тар­лар го­мер ит­кән. Авыл­да мә­чет, мәд­рә­сә һәм ике су те­гер­мә­не эш­лә­гән...

Сар­ман ягы, ту­ган авы­лым ту­рын­да сүз куз­гал­ган­да, бе­рен­че бу­лып аның җыр­лар­да җыр­ла­ну­чы гү­зәл та­би­га­те, сан­ду­гач­лар­дан ка­лыш­мау­чы җыр­чы­ла­ры күз ал­ды­на ки­лә. Ша­гыйрь­лә­ре­без, язу­чы­ла­ры­быз иҗа­тын­да да ти­рә-юнь гү­зәл­ле­ген ачу­чы әсәр­ләр зур урын алып то­ра. Та­би­гать те­ма­сы әдә­би­ят­та мәң­ге­лек те­ма, ту­ган як, Ва­тан тө­шен­чә­лә­ре бе­лән бер­бө­тен, ае­рыл­гы­сыз бит. Та­би­гать без - ба­ла­ла­ры­на га­җә­еп хә­зи­нә­ләр бир­гән: сый-нигъ­мәт­ләр бе­лән ту­ен­ды­ру­чы ка­ра туф­рак, су­лар һа­ва, эчәр су. Та­би­гать Ана­быз Сар­ман як­ла­рын дәрь­я­лар бе­лән би­зә­мә­сә дә, тат­лы су­лы чиш­мә­лә­ре­без би­хи­сап. Юлым чиш­мә­ләр­гә ба­рып то­та­ша. Таң ка­лып, алар­ның ма­тур­лы­гы­на сок­ла­нып ба­сып то­рам. Һәр чиш­мә­не би­зәү­дә та­би­гый ма­те­ри­ал­лар­га өс­тен­лек би­рел­гән. Иң әһә­ми­ят­ле­се: бер ге­нә агач та ки­рәк­сез­гә ки­сел­мә­гән, алар­ны җай­лап кы­на го­му­ми би­зә­леш­кә кер­теп җи­бәр­гән­нәр. Чел­те­рәп ак­кан чиш­мә­ләр­нең су­ла­рын зур су­га алып чы­гу­чы яр­ла­ры да таш бе­лән тү­шәл­гән, ос­та­лык бе­лән кү­пер­чек­ләр са­лын­ган, чи­тә­не дә үрел­гән, кой­ма­сы да то­тыл­ган, һәр чиш­мә янын­да ял итү өчен ме­нә ди­гән өс­тә­ле, урын­ды­гы, учак ягу урын­на­ры хәс­тәр­лән­гән. Бу ма­тур ман­за­ра­га таң кал­дым мин. Кү­ңе­лем­дә хис­ләр таш­кы­ны, авы­лым бе­лән го­рур­ла­ну той­гы­ла­ры туа.

Ту­ган авы­лым ту­рын­да яза­сы сүз­лә­рем, кү­ңе­лем­дә ту­ган фи­кер­ләр дә би­хи­сап. Тик шу­ны әй­тә­сем ки­лә: ту­ган җир та­би­га­те, ту­ган авыл ту­рын­да кай­гыр­ту - үз ба­ла­ла­ры­быз­ның һәм онык­ла­ры­быз­ның ки­лә­чә­ге ту­рын­да кай­гыр­ту ул. Шу­ңа кү­рә ке­ше­нең кул хез­мә­те бе­лән ту­ды­рыл­ган бу хо­зур­лык­ны сак­лау өчен ба­ры­быз да ты­рыш­сак, чиш­мә ти­рә­лә­рен чис­тар­ту өмә­лә­рен­дә кат­наш­сак иде. Әй­лә­нә-ти­рә та­би­гать­кә сак мө­нә­сә­бәт без­нең яшәү рә­ве­ше­нә әй­лән­сен. Го­му­мән, ту­ган авыл­ла­ры­быз­ны чит­тән ге­нә са­гын­мыйк, еш­рак кай­тыйк.

Вә­зи­рә Хис­мә­тул­ли­на. Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре.

Кара-каршы чишмә (төп фотода да аның фотосы)

Бүзат чишмәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев