САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәсилә апа фестиваль кунакларын чигешләре белән шаккатырды

13 июльдә Азнакай районында Төрки халыкларның VIII «Чатыр тауда җыен» халык иҗаты фестивале узды.

 Анда Татарстан, Башкортстанннан һәм Оренбург өлкәсеннән кырыклап иҗат коллективлары, шул исәптән безнең райондашлар да катнашты.

Куҗак авылында гомер итүче Вәсилә апа Сәлимгәрәева фестивальгә “Ак калфак” татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасының Азнакай районы бүлегеннән махсус чакыру буенча барды.

  • Бик җылы каршыладылар, берүземә бер палатка бирделәр, - ди Вәсилә апа. – Мин фестивальдә чигешләрем белән катнаштым. Аларны бик күп кеше карады, шул исәптән Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да. Мин аңа чиккән кулъяулык бүләк иттем. Эшләремне сатып алырга теләүчеләр дә бар, ундүрт чигешемне рамлаткан да идем. Тик мин аларны сатмыйм, балаларга, оныкларга мирас булып калуларын телим, бүләк итәм. Мин чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевтә, Роберт Миңнуллинда, Зилә Вәлиевада, Илшат Фәрдиевтә бар. Россиянең авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килер алдыннан да соратып алганнар иде, анда да бардыр, дип уйлыйм. Казанның 1000 еллыгына багышланган “Чиккән сөлгем – күңелем көзгесе, кулъяулыгым –  сөю билгесе” конкурсында катнашып, I  дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган идем . Шул ук елны бәйрәмдә Кытайдан килгән милләтәшләребезгә чиккән сөлге белән кулъяулык бүләк иттем. Шулай итеп минем чигешләрем Татарстан һәм Рәсәй чикләрен дә уздылар. 

Бу фестивальгә Вәсилә апаның беренче баруы. Ә аңа кадәр ул бик күп чараларда катнашып, халкыбызның асыл сыйфатларын торгызуга үзеннән зур өлеш кертә. 1997 һәм 2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессы көннәрендә башкаланың Һөнәрчеләр шәһәрчегендә һәм Казан ярминкәсендә чыгыш ясавы гына да ни тора! 2012 елда Казан милли үзәгендә ТР буенча Россия пенсионерлар берлеге тарафыннан үткәрелгән “Татарстанның өлкән кешесенең социаль портреты” исемле IV республика конкурсында катнашып, “Минем университетларым” номинациясендә шулай ук җиңүгә ирешә ул. “Чатыр тауда җыен” фестиваленнән исә милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен, диплом һәм бүләк белән кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев