САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерлар “Шәфкать”тә җыелдылар

Районның “Шәфкать” үзәгендә волонтерлар өчен бик күңелле чара үтә.

Ул ике көн дәвам итәчәк. “Волонтер” иреклеләр үзәге директоры, Россия яшьләре иҗтимагый советы сәркатибе Антон Актуганов җитәкчелегендәге команда районыбыз волонтерларын семинар-тренингка җыйдылар. Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина сәламләделәр, уңышлы эшләр теләделәр. Семинарда Сарман урта мәктәбе, гимназиясе, аграр көллияте волонтерлары катнашалар. “Уңышның җиде күнекмәсе”нә ниләр керә, ничек уңышлы булырга һәм башка мавыктыргыч сорауларга җавапларны алар нәкъ менә шушы тренингта табачаклар.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев