САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

ВИЧ-инфекциясенә анализ тапшырдылар

Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә табиб-эпидемиолог Линера Габделхакова ВИЧ-инфекция, аны йоктыру куркынычы булган юллар хакында сөйләде.

Ул, районда булган статистиканы атап, авыруны кисәтү максатларында, халык арасында күбрәк мәгълүмат бирү, аңлату эшләре алып бару кирәклегенә басым ясады. Әлеге авыруның картая баруын да искәртеп китү урынлы булыр. Ул җенси юл, дезинфекция үткәрелмәгән медицина инструментлары, бала имезүче хатыннардан балага сөт аша, кан аша йогарга мөмкин. Таныш булмаган җирдә, салоннарда педикюр, маникюр ясатканда да, аеруча сак булырга кирәк. 
Җыелыш тәмамлануга, үзәк шифаханә хезмәткәрләре тарафыннан ВИЧ-инфекциягә тест үткәрү оештырылды. Теләгәннәр, кан тапшырып, шунда ук аның нәтиҗәсе белән таныша алдылар.
Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев