САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

ВИЧ-инфекциягә тикшерелә аласыз

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул быел “Дөньяны СПИДка крашы берләштерик” дигән лозунг астында үтә.

Әлеге дата уңаеннан махсус акция дә игълан ителде. Акция 21 ноябрьдә башланып, 1 декабрьгә (әлеге датаны да кертеп) кадәр дәвам итәчәк. Аңа районда беренчеләрдән булып район хакимияте һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре кушылды. 21 ноябрь көнне район үзәк хастаханәсе медицина хезмәткәрләре район хакимиятендә кан алуны оештырдылар.
- Бер генә тапкыр булса да сакланусыз җенси мөнәсәбәткә кергән яки вена аша наркотик кабул иткән һәр кеше ВИЧ-инфекциягә кан анализы тапшырырга тиеш, - диләр табиблар.
Аны Сарман һәм Җәлил район үзәк, Саклаубаш участок хастаханәләрендә, Александровка табиблык амбулаториясендә, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларында тапшырырга мөмкин. Анализ бирү – түләүсез һәм нәтиҗәләре яшерен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев