САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннар хәрәкәте активисты Раян Әхмәтбаев юбилеен бәйрәм итә

Күтәмәле авылында яшәүче Әхмәтбаевлар гаиләсендә бу көннәрдә истәлекле вакыйгалар күп.

Мәгариф ветераны Раян Мифтах улына иртәгә 70 яшь тулса, Фәридә Сәлимхан кызы 18ноябрьдә алты дистәлек гомер бәйрәмен каршылый. Икесе дә хезмәтләрен яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган парларны авылдашлары хөрмәт итәләр, районда да исемнәре мактауга лаек. Бүген районның мәгариф хезмәткәрләре ветераннар советы рәисе Раян Әхмәтбаевны район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге җитәкчесе Нурсинә Хәйруллина, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Илдар Хадиев тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Фәридә ханым да чәчәк бәйләме hәм матур теләкләр кабул итте. Яңа Имән авыл җирлеге, район Советы депутаты Альбина Сабирова да юбилярларга тигез гомер, куанычлы тормыш теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев