САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ветераннар “Балкыш”ында

"Бүген безнең каршыда - гомер буе сәхнәләрдән төшмәгән, калаларда яшәп иҗат иткән шагыйрьләр, җырчылар, биючеләр түгел, ә, бәлки, яшәү дәртен, халкыбызның тел һәм мәдәни байлыгын саклап кала белгән, туган авылларында яшәп, җир җимертеп эшләп йөргән олы җанлы авыл кешеләре", - диде Россия пенсионерлар берлегенең Сарман бүлекчәсе рәисе һәм район ветераннар...

"Бүген безнең каршыда - гомер буе сәхнәләрдән төшмәгән, калаларда яшәп иҗат иткән шагыйрьләр, җырчылар, биючеләр түгел, ә, бәлки, яшәү дәртен, халкыбызның тел һәм мәдәни байлыгын саклап кала белгән, туган авылларында яшәп, җир җимертеп эшләп йөргән олы җанлы авыл кешеләре", - диде Россия пенсионерлар берлегенең Сарман бүлекчәсе рәисе һәм район ветераннар советы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина, "Балкыш" фестивален ачып.
"Балкыш"ка старт Җәлилдә бирелде. Кинотеатрда узган бу чараны бик күңелле итеп Җәлил ветераннар советы рәисе Сания Гыйззәтова алып барды. Бистә советы эшләре белән идарә итүче Эльза Булатова һәм "Җәлилнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Әнәс Борһанов ир-атларны узган 23 февраль бәйрәме, ә хатын-кызларны 8 март белән котладылар. Беренче булып "Ак калфак" ансамбле чыгыш ясады. Аннан Л.Әмирова "Ана" шигырен укыды. Шулай ук концертта Л.Вәлиәхмәтова, Г.Шиһапова, З.Фиризанова, Ә.Алимов, М.Панарина, Г.Мулдакаева, М.Садыкова һәм "Родники" ансамбле катнаштылар. Соңыннан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тамашачыларны һәм килгән кунакларны коймак белән сыйладылар.
Район мәдәният йортында Сарман һәм район авылларыннан килгән үзешчәннәр җыелдылар. Анда М.Шәйхетдинова, Г.Ганиуллина, Н.Закирова, С.Әхмәдуллина, М.Хәлимов, Г.Маликова, А.Гомәрова, В.Кузьмин, Р.Гыйләҗев, Л.Шәрәфетдинова, Ш.Ризатдинов, М.Романова, Р.Уразаев, М.Кәримова чыгыш ясадылар.
Жюри катнашучыларны бәяләгәндә, аларның башкару осталыгына, костюмнарына һәм сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына карады.
Фестивальнең 25 апрельдә Әлмәттә узачак зона конкурсында район данын "Ак калфак", "Асылъяр", "Родники", "Моң" ансамбльләре, Гөлсинә Шиһапова, Мәсхүдә Кәримова, Софья Әхмәдуллина һәм Мизхәт Хәлимов яклаячаклар.
Кайбер конкурсантларның, 80-90 яшьтә булуларына карамастан, күзләрендә очкын һәм яңадан-яңа җиңүләргә өмет күренә. Ветераннарыбызга уңышлар юлдаш булсын.
РӘСЕМНӘРДӘ: Ә.Алимов, "Ак калфак" ансамбльләре.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев