САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ватанны саклаучылар хөрмәтенә такыялар салынды

.

Бүген, 23 февраль - Ватан сакчысы көне уңаеннан, район үзәгенең Ял паркында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән мемориал комплекска район җитәкчеләре, "Бердәм Россия" партиясе активистлары тере чәчәкләр, такыялар салдылар. 

- Без Бөек Ватан сугышы ветераннары каһарманлыгы алдында баш иябез, әфганчыларыбыз чыдамлылыгы, киеренкелек учакларында илнең бөтенлеген саклаган солдатларның ныклыгы белән горурланабыз. Гаиләләрегездә татулык һәм тынычлык хөкем сөрсен, ныклы сәламәтлек, имин көннәр телим, - диде район башлыгы - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Хөснуллин.

 

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев