САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Вакцинациягә каршы мәгълүмат таратучыларны административ җаваплылык көтә

Россия Министрлар Кабинеты прививкалар календаре үтәлеше турында Дәүләт Думасы алдында хисап тотачак.

Гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә вакцинациягә каршы мәгълүмат таратучыларны административ җаваплылык көтә. Бу хакта «Парламентская газета» Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәрраховка сылтама ясап хәбәр итә.

Айрат Фәррахов газетага белдергәнчә, аның инициативасы вакцинация үтүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән закон проектлары арасында беренче урында тора. Интернет һәм гаммәви мәгълүмат чараларында вакцина һәм вакцинация турында ялган мәгълүматлар таратучылар өчен административ җаваплылык кертү алдагы адым булырга тиеш.

 

Күп кенә чыганаклар прививканың тискәре нәтиҗәләргә китерү ихтималын гына яктырта, аның балалар сәламәтлеге өчен, аларны җитди авырулардан саклаудагы гаять зур файдасын кире кага, дип ачыклык кертте депутат.

Моннан тыш, Айрат Фәррахов Россия Хөкүмәтенең ел саен РФ Дәүләт Думасына «илебездә профилактик прививкалар календарен һәм иммун профилактиканы гамәлгә ашыру турында рәсми доклад» тәкъдим итәргә тиешлеген күздә тоткан закон проекты әзерләгән.  

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев