САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уңышларың куандыра, мәктәп

Мәктәп еллары - кеше гомеренең истәлекләргә бай онытылмас бер чоры ул. Белем дөньясына атлаган тәүге адым, беренче укытучы, кызыклы дәресләр, күңелле бәйрәмнәр, яңа дуслар, эчкерсез беренче мәхәббәт... Еллар агымы кешене туган йортыннан аерып кайларга гына илтмәсен, балачакның якты хатирәсен саклаган мәктәбе аның күңел түрендә саклана, шуңа күрә ул белем йортына...

Мәктәп еллары - кеше гомеренең истәлекләргә бай онытылмас бер чоры ул. Белем дөньясына атлаган тәүге адым, беренче укытучы, кызыклы дәресләр, күңелле бәйрәмнәр, яңа дуслар, эчкерсез беренче мәхәббәт...
Еллар агымы кешене туган йортыннан аерып кайларга гына илтмәсен, балачакның якты хатирәсен саклаган мәктәбе аның күңел түрендә саклана, шуңа күрә ул белем йортына эзен суытмый. Нинди генә югары урыннарда эшләсәләр дә, мәктәпкә аяк басуга, алар элеккеге кебек шук малайларга һәм кызларга әйләнеп калалар. Әйе, мәктәп шундый олы сихри көчкә ия. Ул белем бирә, тәрбияли, төрле һөнәр ияләрен үстерә, дөньяга карашны киңәйтә. Мәктәп яшәсә, авыл яши. Гомумән, мәктәп киләчәкне дәвам итә, тарихны саклый. Безнең Каташ Каран мәктәбенең дә үткәне данлы, бүгенгесе матур. Ул дөньяга танылган табибларга, хәрбиләргә, инженерларга, укытучыларга, язучыларга, журналистларга һәм башка төр һөнәр кешеләренә белем биргән.
Бүген Каташ Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе "Укыту-тәрбия процессында физик һәм рухи яктан сәламәт булган иҗади шәхес тәрбияләү" дигән тема өстендә уңышлы гына эшли. Мәктәптә 27 укучыга 11 укытучы белем бирә. Педагогларның 9ы - югары, 2се - махсус урта белемле, шуларның 6сы - 1 нче, 3се - 2 нче квалификация категорияле укытучылар.
Укытучыларыбыз үз белемнәрен күтәреп, тәҗрибә уртаклашып, мәктәп, район күләмендә үтүче методик киңәшмәләрдә чыгыш ясап, киңәшләшеп эшлиләр, үз эш тәҗрибәләрен матбугат битләрендә яктырталар. (Математика укытучысы А.Сәлимованың язмалары "Фән һәм мәктәп", "Мәгариф", татар теле һәм әдәбияты укытучысы Т.Маликованың язмалары "Мәгърифәт" басмаларында дөнья күрде). Укыту-тәрбия өлкәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен математика укытучысы А.Сәлимова республиканың - "Лучший педагог в области ИКТ", башлангыч сыйныфлар укытучысы М. Сөләйманова "Наш лучший учитель" грантына ия булдылар.
Укучыларыбыз район һәм куст күләмендә үтүче фән, иҗат конкурсларында актив катнаштылар, призлы урыннарга лаек булдылар. 4 нче сыйныф укучылары Айзат һәм Азат Шәйхетдиновлар (укытучылары М.Сөләйманова) математика буенча район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадасында 1-2 нче урыннарны яуладылар. Татар теле, әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья һәм ТИН предметларыннан да күрсәткечләр призлы урыннарга лаек. Хәрәкәт иминлеге буенча үткәрелгән иҗади конкурста 7 нче класс укучысы Л.Сәлимованың сочинениесе районда 1 нче урынга лаек булды (укытучысы Т.Маликова), ә 2 нче класс укучысы И.Әхмәдишинаның язмасына 2 нче урын бирелде (укытучысы М.Сөләйманова). Хокук саклау отрядларының район ярышында мәктәп отряды район буенча 3 урынга (җитәкчеләре Т.Маликова), зона күләмендә үткән Сәламәтлек театрлары конкурсында мәктәп командасы 1 нче урынны яулады (җитәкчеләре Э.Мөхәммәтдинова). Мәктәптә үткәрелүче һәр укыту-тәрбия чарасын баланың сәләтен ачу, үстерүгә юнәлтәбез. Бию түгәрәге җитәкчесе М.Сөләйманова җитәкчелегендәге коллектив район күләмендә үткәрелгән "Җырлы, моңлы балачак" конкурсында җиңүче булды. "Үткен каләм" түгәрәгенә йөрүчеләрнең дә район газетасы битләрендә язмалары, район радиосында чыгышлары даими булып торды.
Мәктәптә укучыларның дәрестән тыш вакытларын файдалы үткәрү юнәлешендә ел буена "Яшь техниклар", "Сәламәтлек театры" түгәрәкләре эшләп килде. Бу уку елында да алар эшчәнлекләрен яхшы гына дәвам итәләр. Бүген мәктәптә "Үткен каләм", спорт, бию, туган якны өйрәнү, бәйләү, пластилиннан уенчыклар ясау түгәрәкләре уңышлы гына эшлиләр.
Укыту-тәрбия процессында мәктәпне гаиләдән аерып карап булмый, алар бербөтен булганда, нәтиҗәләр куанычлы булачак. Мәктәптә әти-әниләр белән эш үз югарылыгында оештырылган, дисәк, хата булмас. Әти-әниләр педагогик коллектив белән тыгыз элемтәдә торалар. Алар белән тәрбия темаларына укулар, сәламәтлек, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашулар, ял кичәләре, спорт бәйрәмнәре даими үткәрелә. Ата-аналар комитеты белән балаларга Яңа ел бәйрәменә бүләкләр алына. Мәктәпне яңа уку елына әзерләүдә дә әти-әниләрнең ярдәме зур булды. Даими спонсорыбыз - "Ремэнерго" предприятиесе, мәгариф бүлеге, әтиләр ярдәме белән мәктәп ашханәсенең түбәсе төзекләндерелде һәм идәннәре алыштырылды. Мәктәпкә агымдагы ремонт эшләре үткәрелде, мәктәп җылы, кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителгән, канализация эшли. Укучылар төшке ашны вакытында ашыйлар.
Күпьеллык тарихы булган мәктәбебезнең бу бинасы ачылуга быелгы уку елында 50 ел тула. Әлеге датаны 1 нче декабрьдә билгеләп үтәргә планлаштырабыз. Бу көнне сәгать 10.00да башланачак бәйрәмгә мәктәбебездә белем алган авылдашларыбызны, якташларыбызны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев