САРМАН
  • Рус Тат
  • Уяулык һәрчак кирәк

    Илнең кайбер регионнарында дуңгызларның африка чумасы килеп чыгу очраклары кабатлана. Терлекләрнең күпләп үлүләренә китерүче бу авыру һәрчак уяу булуны, тиешле таләпләрне үтәүне сорый. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илсур Хәйруллин белән түбәндәге әңгәмәбез - авырудан саклану, аны бетерү юллары турында. - Дуңгызларның африка чумасы - вируслы йогышлы авыру. Ул бик кискен,...

    Илнең кайбер регионнарында дуңгызларның африка чумасы килеп чыгу очраклары кабатлана. Терлекләрнең күпләп үлүләренә китерүче бу авыру һәрчак уяу булуны, тиешле таләпләрне үтәүне сорый. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илсур Хәйруллин белән түбәндәге әңгәмәбез - авырудан саклану, аны бетерү юллары турында.
    - Дуңгызларның африка чумасы - вируслы йогышлы авыру. Ул бик кискен, сирәк кенә хроник формада уза һәм терлекләрнең күпләп үлүенә китерә. Аның белән, яшенә һәм токымына карамастан, кыргый һәм йорт дуңгызлары авырый.
    - Илсур Гомәрович, авыру чыганаклары һәм аның клиник билгеләре нинди?
    - Чума чыганагы булып авыру дуңгызлар тора. Вирус аларның сидеге, тизәге һәм башка бүлендекләр белән бүленеп чыга. Авыру шулай ук зарарланган азык, аслык, тирес, терлек үләксәсе һәм суелган хайван продуктлары, шулай ук талпаннар аша да йогарга мөмкин. Вирус физик һәм химик тәэсиргә бирешми диярлек, үлгән дуңгыз түшкәләрендә ул -10 атнага, тирестә - 5 айга кадәр һәм артыграк, туфракта, сезонга карап, 4-5 айга, туңдырылган иттә, ысланган казылыкта 4 айга кадәр саклана.
    Авыру йогып, клиник билгеләре күренә башлаганчы, 2дән алып 22 тәүлеккә кадәр вакыт узарга мөмкин. Кискен формасы булганда, терлекләр, кинәт - авыру билгеләре беленеп, 1-3 көн үтүгә, үләләр. Ул билгеләр: тән температурасының 41-42 градуска кадәр күтәрелүе, тын алу ешаю, тиренең кызаруы, буаз дуңгызларның балалары төшү. Тиренең төрле урыннарында шәмәхә-кызыл таплар барлыкка килә. Борыннарыннан канлы бүлендекләр килү, канлы эч китү, пневмония билгеләре, конъюктивит, көзән җыеру, параличлану күзәтелә.
    - Авыруны китереп чыгаручы вирус хуҗалыкка үтеп кермәсен өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
    - Моның өчен дуңгызларны асрауның зоогигиеник таләпләрен үтәргә, азыкны авыру күзәтелмәгән территориядән генә кертергә, аны термик эшкәртеп бирергә, дезинфекция «җәймәләре» булган санитар үткәргечләр ясарга кирәк. Дуңгызлар асрала, азык саклана торган урыннар даими дезинфекцияләнергә һәм дезинсекцияләнергә тиеш. Дуңгызларның территориядән читкә чыгып йөрүләре (чит хайваннар һәм кошлар белән контактка керүләре), алар асрала торган урынга чит кешеләрнең керүләре, махсус эшкәртү узмаган эш кораллары, транспорт чаралары кертү тыела.
    Ветеринария документлары булмаган һәм сәүдә рөхсәт ителмәгән урыннарда терлек сатып алмаска кирәк. Сатып алынган терлек ветеринария берләшмәсендә, авыл җирлекләре башкарма комитетларында теркәтелергә, берсүзсез карантинда тотылырга тиеш. Дуңгызларга ветеринария белгечләре тарафыннан вакцинацияләр ясатырга, даими тикшертеп торырга, терлекләрне суюны махсус урыннарда һәм ветеринария белгече күзәтүе астында башкарырга кирәк.
    - Әгәр чума белән авыруга шик туса, нишләргә?
    - Мондый очракта, кичекмәстән, ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә һәм, алар килеп җиткәнче, шикле терлекләрне ул торактан беркая да чыгармаска кирәк. Мал сую яки сатуны, территориядән терлек продуктлары алып чыгуны туктатырга.
    - Дуңгызларда африка чумасын ничек юк итеп була?
    - Бу диагноз куелган очракта, махсус комиссия хуҗалыкны, торак пунктны, районны, африка чумасы буенча тынычсыз, дип, карантин игълан итә, эпизоотик чыганакның, беренчел һәм икенчел дәрәҗә куркыныч янау чикләрен билгели, авыруны юк итү чаралары оештыра.
    Эпизоотик чыганак булып, чума белән авырган терлекләр булган дуңгыз тораклары, фермалары, лагерьлар, аерым хуҗалыклар, торак пунктлар санала. Беренчел куркыныч янау зонасы булып, шул эпизоотик чыганактан - 5-20 километр ераклыктагы, икенчел куркыныч янау зонасы булып, 100-150 километр ераклыктагы әйләнә-тирә исәпләнә.
    Эпизоотик чыганакта барлык дуңгызлар юк ителеп һәм беренчел куркыныч янау зонасындагылар суелып, башка чаралар уздырылгач, 30 көн үтүгә, комиссия карантинны бетерә. Карантин бетерелгәч тә, 6 ай дәвамында читкә дуңгызлар һәм терлек сую продуктлары чыгару тыела. Шулай ук базарларда дуңгыз сату-алу, элемтә бүлекләрендә терлекчелек продуктлары булган посылкалар алу рөхсәт ителми, тынычсыз районнарга керү-чыгу чикләрендә ветеринария-полиция постлары оештырыла. Эпизоотик чыганак булган хуҗалыкта һәм беренчел куркыныч янаган зонада кабат дуңгызлар булдыру карантин алынып бер ел узгач, рөхсәт ителә. Карантин кагыйдәләрен һәм башка ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык каралган.
    - Илсур Гомәрович, район бу яктан тыныч. Шулай да авыруны кисәтү чаралары үткәрелә, дип беләбез.
    - Бездә эре дуңгыз фермалары юк. Дуңгызчылык белән фермерлар шөгыльләнә, шәхси хуҗалыкларда асраучылар бар. 1 октябрьгә фермер хуҗалыкларында 1523 баш дуңгыз исәпләнә. Африка чумасына каршы вакцина булмаганлыктан ( уйлап табылмаган), без классик чумага каршы вакцинация үткәрәбез. Дуңгыз балаларына ул - бер айлыкта, алты айда һәм яше тулгач ясала, алга таба елга бер мәртәбә кабатланып тора. Барлык хуҗалыкларда да бу чара уздырылды, дуңгызларны асрау буенча киңәшләр бирелде. Бу бигрәк тә урман якын булган хуҗалыкларда аларны чыгарып йөртмәү, кабан дуңгызлары белән контактларын булдырмауга кагыла. Тиешле таләпләр үтәлгәндә, бу авырудан сакланып кала алырбыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: