САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Урта Кәшердән Харисовлар гаиләсе "Иң зәвыклы бакча" конкурсында бу юлы тагын да югарырак урын алырга ниятли

Урта Кәшер авылында яшәүче Рәисә һәм Айдар Харисовларның йорты әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Йортның матурлыгын бакчаның гына түгел, капка төпләренең дә зәвык белән бизәлүе тагын да көчәйтә. Ә бакчаларында 120 гә якын төрле чәчәк бар. Рәисә ханым аларның барысын да диярлек орлыктан үзе утырта, күңелен биреп тәрбияли. Бакчаның...

Урта Кәшер авылында яшәүче Рәисә һәм Айдар Харисовларның йорты әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Йортның матурлыгын бакчаның гына түгел, капка төпләренең дә зәвык белән бизәлүе тагын да көчәйтә. Ә бакчаларында 120 гә якын төрле чәчәк бар. Рәисә ханым аларның барысын да диярлек орлыктан үзе утырта, күңелен биреп тәрбияли. Бакчаның бер почмагында, узган ел конкурста катнашып, өченче урынны яулаган өчен бүләк ителгән керпе дә урын алган. Быел тагын бер яңалык: бакчада күлчек хасил булган. Анда балыкларга кадәр йөзеп йөри (аларны безнең видеоязмада күрә аласыз).
Гел чәчәк үстерү икән боларның эше, дияргә ашыкмагыз. "Быел өч төрле кәбестә, ун төрле ташкабак белән кабак, тугыз сорт кыяр, унбер сорт помидор үстердем, - ди хуҗабикә. - "Пекин" кәбестәсенә рәхәтләндек: июнь аеннан башлап ашадык".
Бәйләргә, чигәргә дә вакыт таба әле ул. Инде беренче сыйныфта укыганда ук, кофталар бәйли белүен әйтсәк, кулына энә-җепне ничә яшьтә алганы да сокландыра. Спорт белән дус үзе. Чаңгыда узышу, йөгерү, йөзү буенча уңышлы чыгыш ясый, нарда белән дә мавыга.
Тормыш иптәше Айдар фермерлык белән шөгыльләнә: 7 гектар җире бар, үгезләр симертә. "Алты сыерыбыз бар, - ди Рәисә. - Аппарат булса да, күбесен кулдан савам, тизрәк килеп чыга".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев