.
Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү өчен узган атнада Урта Кәшер авыл китапханәсендә "Табигать язмышы безнең кулларда" дип аталган экологик уен уздырылды. Балалар викторина сорауларына һәм табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз