САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Унысы да горурланып: “Мин –Россия гражданы!”-ди

Унысы да горурланып: “Мин –Россия гражданы!”-ди

Бүген район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга Россия паспортын тапшыру тантанасы үтте. Иң элек музей директоры Дания Кәшипова паспортның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Аннан кыска метражлы документаль фильм күрсәтелде. Паспорт алучыларны гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина котлады,  һәркайсына Россия Федерациясе Конституциясен бүләк итте. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, миграция хезмәтенең район бүлеге өлкән инспекторы Гөлнара Фатихова 10 укучыга шәхесләрен раслаучы төп документларны тапшырды, иң изге теләкләрен юллады. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова да Россиянең тулы хокуклы гражданнарына истәлек бүләкләре тапшырды, ихлас котлауларын ирештерде. Укучылар өчен паспорт белән бәйле викторина да үткәрелде. Иң күп сорауларга төгәл җавап бирүчегә истәлек бүләге дә әзерләнгән иде. “Георгий тасмасы” акциясе кысаларында тантанада катнашучы һәркем георгий тасмалы булды. Әти-әниләр исеменнән Азалактан Фирдания Гәрәйханова  шундый матур тантана өчен аны оештыручыларга эчкерсез рәхмәтен белдерде, балаларга уңышлар теләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X