САРМАН
  • Рус Тат
  • Укытучылар укытучысы

    Нинди генә ярышлар оештырмыйлар дөньяда?! Күңеллеләре белән беррәттән, телгә алып әйтергә үк мәзәкләре дә байтак. Ә менә матур язу ярышын ишеткәнем юк. Югыйсә, язу ул кешенең характерын күрсәтә. Районда иң матур почерк кемдә икән дип кызыксынучы юкмы? Әгәр булса, җавабын әйтәм. Сарманда иң матур почерк - Антипов Марс Семеновичта. Аның...

    Нинди генә ярышлар оештырмыйлар дөньяда?! Күңеллеләре белән беррәттән, телгә алып әйтергә үк мәзәкләре дә байтак. Ә менә матур язу ярышын ишеткәнем юк. Югыйсә, язу ул кешенең характерын күрсәтә.
    Районда иң матур почерк кемдә икән дип кызыксынучы юкмы? Әгәр булса, җавабын әйтәм. Сарманда иң матур почерк - Антипов Марс Семеновичта. Аның язуы - чын сәнгатьле язу. Нәрсә генә язса да, ул һәрвакыт тигез, җыйнак, матур. Бу язу хуҗасының психик яктан бик сәламәт икәнен, кешеләрне хөрмәт итүен, үзе турында да югары фикердә икәнен раслый. Ул беркайчан да ертык кәгазьгә тамга салмас, хәрефләренең тигез урнашуы - бу кеше нык басып тора, аумакай түгел дип раслый, ә инде хәрефләренең түгәрәк һәм сәйлән кебек бергә тезелеп баруы - аның кешеләр белән уртак тел таба белүен, тавыш-гауга яратмавын һәм бик тә сакчыл кеше икәнен күрсәтә. Язуына карап, тагы әллә күпме нәтиҗә чыгарырга була, тик максатым каллиграфиягә аңлатма бирү түгел, анысы - графолог эше. Мин Марс Семенович турында кайбер истәлекләрем белән уртаклашырга исәпләдем.
    Аны белүем балачак хатирәләренә барып тоташа. Мин укыган мәктәпкә укытырга кайткан бер чибәр кызның егете Рангазар мәктәбендә укытучы, завуч Антипов икән, дип сөйләделәр. Алга таба бу кыз авыл хуҗалыгы институтында укучы егеткә кияүгә чыгып китте. Ул кыз студент елларында Марсны ошатып йөргәнен соңрак, мин Түбән Ләшәү авылында укытканда, шунда ук фельдшер булып эшләүче Роза сөйләде. Ул Марс Семеновичның бертуган сеңлесе булып, абыйсы белән чын күңелдән горурлана торган, туган җанлы, бик акыллы кыз иде. Без көн саен очрашып, дус булып яшәдек. Шул чактан ук бик яхшы укытучы, соклангыч абый, кызлар гашыйк була торган зыялы егет булып күңелемә кереп калган истәлекләр әледән-әле яңара килделәр. Ә инде Алабуга педагогия институтында укыганда, җыры белән сәхнә тоткан чибәр кыз Флераның Мәллә Тамак мәктәбе директоры Антиповка кияүгә чыгуын ишеткәч, "Матурлык - ярты бәхет" мәкаленең бик дөрес икәненә инандым. Мин, никахларның күктә укылуын әлегә белмәгәнгә, матур булган өчен Антипов Флераны сайлаганына ныграк ышандым.
    Без, чит җирләрдә йөреп, Сарманга кайтканда, алар Азалак мәктәбендә эшлиләр иде. Мин әлегә кадәр рус мәктәбендә эшләгәнлектән, татар мәктәпләрендәге укыту программасы белән танышу өчен, уку елы башланганчы ук, Антипов эше белән кызыксындым. Гаҗәеп матур почерк белән язылган планнар әле дә күз алдымда тора.
    Шул вакыттан башлап, без әледән-әле очрашкалап яши башладык. 1970 нче елның июнь аенда Минзәлә педучилищесында уздырылган республика курсларында булдык. Укулар гадәти узды, кайту юлы нык истә калган. Иске Чаллы чатында Сарманга машина көткәндә, кояш баер вакыт җиткән иде инде. Нөркәй ягына кайта торган бер машина кузовына утырып, без өчәү - Марс Семенович, мин һәм РОНО инспекторы кузгалып киткәндә, яңгыр ява башлады. Машина безне Юлтимер чатында төшереп калдырды. Җәйге яңгыр, салкын булмаса да, безгә, чемоданнар күтәреп, саз ерып кайту шактый авыр булды. Азалак утлары күренә башлагач, ул үзе яшәгән йортның кайдарак урнашуын аңлатты һәм, әгәр без кереп кунарга теләсәк, безне кертеп калдырырга тәкъдим ясады. Юлы шактый әйләнгеч булганга, без алга, Сарманга таба атлауны хуп күрдек. Ул үзе дә өенә кереп калырга исәпләмәгән булып чыкты. Хатыны шундый курсларда башка шәһәрдә булып, малайларын Мортамакта әби янында калдырган булганнар. Ул тизрәк малае янына кайтырга ашыкты. Без Сарманга кайтып кергәндә, яктырылып килә, аңа әле тагы Мортамакка чаклы атлыйсы бар. Тик әти кешенең малаен күрү теләге шул хәтле көчле... Ул күңелемдә бик тә бала җанлы әти булып калды.
    Соңрак, Флераның әтисе үлгәч, без хәл белергә килдек. Ул чакта бала караган кебек хатынын көйләүче көчле ир кеше белән таныштым. Шул еллардан ук безнең язмыш сукмагы янәшә сузылып барды. Иптәшем үлгәч, бергә җирләдек. Марс Семенович башлап йөрде. Минем әле яңа туган балам булганга, имезергә кайтып килергә транспортын, дус-ишләргә хәбәр итеп телеграмма сугарга кирәклекләрен дә ул хәстәрләде. Мин ул чакны томан аша гына хәтерлим. Мәет өстендә үк Марс Семенович Сарманда эш тәкъдим итте. Сарман мәктәбенә завуч, "Кояшкай" балалар бакчасына мөдир һәм РОНОга инспектор - сайлап алу мөмкинлеге бар, шунда ук райком секретаре: "Редакциягә җаваплы секретарь - нәкъ үзенеке", - дип тә өстәде. Ә иң саллысы, Марс Семенович, ике бүлмәле фатирга хәзер үк күчәргә була, дип, адресын әйтте. Бу көннәрдән инде 37 ел үтте, тик РОНО мөдиренең запаста ике бүлмәле фатир тотуын башка очратмадым.
    Миңа бу тәкъдимнәр белән файдаланырга туры килмәсә дә, аның алдан күрә белүче, кайгыртучан җитәкче булуына әле дә сокланам. Марс Семенович РОНОны җитәкләгән чорда күпме мәктәп, балалар бакчалары төзелгәнен, ничә тапкыр районның республика, РСФСР, Союз күләмендә җиңеп чыгуын сөйләп тормыйм. Әлбәттә, бу - бер аның гына эше түгел. Район җитәкчелегенең, аерым алганда, ул чактагы райисполком председателе Рәфыйк Әдһәм улы Нуртдинов тырышлыгы. Ә Марс Семенович менә шул мая салынган төзелешне тартып бару өчен Мәскәүләргә китәрлек директорлар когортасы булдырды. Да-а, бар иде бездә кешеләр, дип баш селкеп торырлык. Алар һәрберсе - аерым тарих. Кызганыч, хәзер үткәнгә күз салу һәр кешенең үзе белгән көннән генә башлана.
    Тагы Антипов ассызыклап күрсәтергә теләгән бер юнәлешне әйтеп үтмичә булмый. Мәктәп тоткасы - завуч. Ул үзе дә озак еллар завуч булып эшләгәнлектән (әле директоры кем! Легендар укытучы Язкар ага Курмашев), бу эшне нинди кулларга бирергә кирәклеген яхшы белеп, көчле завучлар командасы туплады. Лия Васильевна Маркова үзе генә дә ни тора! Күпләрнең исемнәрен атарга теләсәм дә, кемнедер төшереп калдырып, рәнҗетермен, дип шикләнәм. Объектив карашлы, оптимист характерлы, коллектив алдында абруй казанган, һәр яктан үрнәк алырлык, тирән белемле, зыялы кешеләр сайланды. Завуч - мәктәпнең паспорты, көзгесе. Андый завуч булганда, әлбәттә, директор күп нәрсәгә өлгерә. Коллективның ядросы көчле булганда, уңыш һәрвакыт юлдаш була. Марс Семенович шулай эшләде.
    Минем бу язмам аны хөрмәт итеп, кулга-кул тотынып эшләгән өлкәннәр исеменнән сәлам булып ирешсен. 1 нче декабрь - Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, әти-әнисенең эшен дәвам итүче Мортамак егете, Мөслим кияве, өч бала әтисе, биш онык бабасы һәм күп санлы укытучыларның остазы булган мөхтәрәм кеше Марс Семенович Антиповның гомер бәйрәме. Юбилеегыз белән, Марс Семенович!
    РӘСЕМДӘ: укытучыларның август киңәшмәсенә министрлар советыннан профессор, академик Мансур Хәсәнов (уңнан беренче) килгәч.
    24 август, 1979 ел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: