САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучы һөнәрен сайларга булсаң....

Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә дәрес-очрашу нәкъ менә шундый исем астында узды. Аны "Укытучы остаз" грантына лаек булган югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы үткәрде. Дәрес бистәкүләм масштаб алды. Анда бистә мәктәпләренең укытучы һөнәрен сайларга планлаштырган чыгарылыш сыйныф укучылары, икенче мәктәпнең 10 нчы а сыйныфында...

Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә дәрес-очрашу нәкъ менә шундый исем астында узды. Аны "Укытучы остаз" грантына лаек булган югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы үткәрде. Дәрес бистәкүләм масштаб алды. Анда бистә мәктәпләренең укытучы һөнәрен сайларга планлаштырган чыгарылыш сыйныф укучылары, икенче мәктәпнең 10 нчы а сыйныфында укучы егет һәм кызлар катнашты.

Дәрес бик гади сораудан башланып китте: "Укытучы һөнәре җиңел һөнәрме?" Укучылар артык уйланмадылар. Кайсы өстәлне сорама, җавап бер: "Юк, бу һөнәр җаваплы. Бу һөнәр гел үз өстеңдә эшләргә кирәк булуы белән катлаулы. Бу һөнәр бөтен барлыгың белән эшләүне таләп итә" һ.б. Бары тик дәрескә кунакка килгән Рахимовлар укытучылар династиясе гаиләсенең генә җавабы үзгә булды. Уллары Ринат белән кызлары Резедә дә укытучы хезмәтенә кызыксыну тәрбияли алган Дамия Әхмәди кызы, Фәдит Низам улы: "Үз эшеңне, балаларны яратсаң, җаның-тәнең белән янып-көйсәң, бер авырлыгы да юк", - диделәр.

Эшне яратып башкарырга кирәк шул аны. Эшкә ашкынып бару, зур канәгатьләнү хисе белән кайтудан да рәхәт мизгел була алмый. Өлкән буын мөгаллимнәр шуны искәртте.

Тик замана бер урында тормый. Ул гел үзгәрештә. Дәрестә укучылар заман укытучысының яңа моделен ясап карадылар. Шулай итеп, сканерлы зур күзле, монысы барысын күрү мөһим, зур колаклы, барысын ишетеп бетерү өчен кирәк, әллә ничә куллы һәм аяклы, шунсыз җитешеп булмый, юморны аңлаучы, зур йөрәкле шәфкатьле кеше образы туды. Ә укучыларның үз эталоннары, өлгеләре бар. Алар беренче укытучылары, яраткан остазлары турында җылы фикерләрен әйттеләр.

Укытучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан "Яшьләр профсоюзны сайлый" акциясе кысаларында үткән бу тәрбия дәресе бистә мәктәпләрендә белем бирүче мөгаллимнәр хезмәтенә хөрмәт билгесе булды. Әйе, бүген мәктәпләребездә үз эшләренең осталары хезмәт куя. Ә бу укучылар аларның ышанычлы дәвамчылары булырлар дип ышанабыз. Укытучы әлеге дәресне әнә шул максатны күз алдында тотып планлаштырганда иде.

Чулпан Шәйдуллина, икенче санлы Җәлил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев