САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укулар башланды

3 нче октябрьдә районда «Өченче буын университеты» филиалында өлкәннәр өчен компьютер грамоталылыгы өйрәнү буенча укулар башланды. Сарман урта мәктәбендә компьютер нигезләренә 16 өлкән кеше өйрәнә башлады. Быел мондый укуларны тагын өч - Җәлил, Александровка һәм Карашай Саклау мәктәпләрендә ачу планлаштырыла. Мондый укулар районда беренче тапкыр гына оештырылмый. Яшьләрдән калышырга теләмәүче...

3 нче октябрьдә районда «Өченче буын университеты» филиалында өлкәннәр өчен компьютер грамоталылыгы өйрәнү буенча укулар башланды.
Сарман урта мәктәбендә компьютер нигезләренә 16 өлкән кеше өйрәнә башлады. Быел мондый укуларны тагын өч - Җәлил, Александровка һәм Карашай Саклау мәктәпләрендә ачу планлаштырыла.
Мондый укулар районда беренче тапкыр гына оештырылмый. Яшьләрдән калышырга теләмәүче өлкәннәр шактый. Алар якыннары белән интернет аша аралашырга, дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга бик теләп өйрәнәләр. Гомумән, Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе оештырган төрле курсларда белемнәрен күтәрү өлкәннәргә күңел күтәренкелеге, актив тормыш рәвеше белән яшәү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев