САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Укучының мәдәни көндәлеге" проектында җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар

Алар 1 июньдә башкалабызның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында үткәрелгән бүләкләү тантанасында катнаштылар.  

 Уку елы башында Татарстанда "Укучының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты старт алган иде. Безнең районның башлангыч сыйныф укучылары бу проектта актив катнаштылар. Ә җиңүчеләр Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына чакырылдылар. Болар – Сарман гимназиясенең 1 “В” сыйныфы укучысы Хәлим Сабуров, 3 “Б” сыйныфы укучысы Һәдия Салихова, Сарман урта мәктәбенең 2 “А” сыйныфы укучысы Алсу Мәүләвиева, 4 “Б” сыйныфы укучысы Алия Мәрданшина.
 Тантаналы чара программасына бик күп кызыклы чаралар - интерактив уен, китап күргәзмәсе, иң яхшы мәдәни көндәлекләрне күрсәтү кертелгән иде. Балалар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

Зөлфия Шәрипова язмасы, фото мәдәният бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев