САРМАН
  • Рус Тат
  • Укучылар белән кулга-кул

    Кеше язмышында укытучының роле зур. Ул балачактан ук синең тормышыңа килеп керә, күп еллар синең белән бергә атлый һәм, олы тормышка юл күрсәтеп, чын күңеленнән хәерле сәфәр теләп кала. Әнә шундый изге күңелле мөгаллимнәр арасында Илексаз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөләндәм Гөлүс кызы Хәлиуллина да бар. Язгы табигать...

    Кеше язмышында укытучының роле зур. Ул балачактан ук синең тормышыңа килеп керә, күп еллар синең белән бергә атлый һәм, олы тормышка юл күрсәтеп, чын күңеленнән хәерле сәфәр теләп кала. Әнә шундый изге күңелле мөгаллимнәр арасында Илексаз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөләндәм Гөлүс кызы Хәлиуллина да бар.
    Язгы табигать белән бергә уянган умырзаялар кебек, Мортыштамак авылында Гөлүс абый белән Альмира апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Күпбалалы гаиләдә үскәнгәме, әллә инде әтисенең һөнәрен дәвам итәргә теләпме, балачактан ук, укытучы булам, дип хыяллана: энеләрен тезеп утыртып, аларга "дәрес" бирә. Әлбәттә, бу һөнәргә мәхәббәт уяткан татар теле укытучысы Разия апа Бәдретдиновага да зур рәхмәтле ул.
    Олы хыялы аны Минзәлә педагогия көллиятенә алып килә. Анда укыган елларын сагынып искә ала хезмәттәшем. Көллиятне кызыл дипломга тәмамлагач, хезмәт юлын Илексаз мәктәбендә башлый. Читтән торып Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Менә унбер ел инде ул балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Һәр дәресе - яңалык, һәр дәресе - ачыш, тирән эчтәлекле, мавыктыргыч. Мөгаллимә һәрвакыт белемен арттыруда: эзләнә, дәрес бирүдә яңа алымнар куллана. Һәр укучыга шәхси якын килә, аларны аңлый, мөмкинлекләрен исәпкә алып эшли һәм, иң мөһиме, аларны ярата. Балаларга бар күңел җылысын биреп эшләгәнгәдер, укучылары да гел аның янәшәсендә: яраткан апаларына серләрен сөйлиләр, киңәшләр сорыйлар. Балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә дусты әле ул. Тәрбия чараларының һәрберсенә ул ата-аналарны чакыра, аралаша, проблемаларны уртага салып сөйләшә.
    Гөләндәм Гөлүс кызы сәләтле укучылар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирә. Аның укучылары татар язучылары, шагыйрьләре иҗатының үзенчәлекләрен өйрәнәләр, төрле дәрәҗәдәге фәнни тикшеренү конференцияләрендә катнашалар. Укучылары төрле бәйгеләрдә, проектларда, олимпиадаларда зур җиңүләргә ирешәләр. Миләүшә Зәйнуллина К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланган республика конкурсында Рәхмәт хатына лаек булды, "Нәрсә ул ришвәт һәм аңа каршы көрәш алымнары" исемле республика конкурсының муниципаль турында өченче урынны алды. "Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү эшләре" исемле конкурста Рәзилә Мәҗитова өченче урынга чыкты. "Минем булачак һөнәрем" исемле иншалар бәйгесендә Рәзил Сабиров гран-прига лаек булды. Үзе дә "Ел укытучысы - 2013" бәйгесендә "Иң яхшы татар теле укытучысы" номинациясендә җиңеп чыкты.
    Ул каләм тибрәтергә дә ярата. Бәйрәмнәргә сценарийлар, шигырьләр, әкиятләр яза. Ул - "Сарман" газетасының да актив хәбәрчесе.
    Гөләндәм Хәлиуллина - кешелекле һәм игелекле, абруйлы, тирән белемле укытучы. Аны укучылары да, хезмәттәшләре дә, авыл халкы да ихтирам итәләр. Гаиләсендә ул иренә - сөекле хатын, ике кызына - олы җанлы әни, уңган хуҗабикә. Шундый хезмәттәшебез булу белән без бик горурланабыз, аңа алга таба да уңышлар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: