САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыл һәм хезмәт ветераны Разин Сәхбетдинов 90 яшенә котлаулар кабул итте

.

Дүсем авылында яшәүче "Почет билгесе" ордены иясе Разин Гыйльметдин улы кичә тугызынчы дистәсен тутырды. Бүгенге көндә дә оптимист, актив ветеран "Бакыр тау", "Муса Җәлил исемендәге" колхозларда бригадир булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, 5 ел профсоюз оешмасын җитәкли ул. Озак еллар авылда имам вазыйфаларын башкара. Тормыш иптәше Рәзинә апа белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, район мөхтәсибәте имам-хатыйбы Сәид хәзрәт, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, балалары, якыннары да юбилярга сихәт гомер, бәрәкәтле тормыш теләделәр.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев