САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төркиядә янгыннар котыра

Туристлар бассейнда я диңгездә суда яткан килеш кенә, табигый бәла-казаны күзәтә, вертолетлар һәм самолетлар су коенучылар яныннан гына су ала.

Төркиянең Анталия курортлы районында табигый янгыннар котыра. Урманга ут капкан һәм җил ялкынны торак кварталларга таба алып киткән. Яр буе районнарын куе төтен баскан, күк йөзе кызыл төскә кергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

«Хәзер мин антик шәһәр — Сидеда. Теге якта янгын башланды, төтен безнең якка килә, аны җил күчерә, биредә яшәүчеләр ни буласын да белми, безгә кадәр килеп җитүе ихтимал», — ди шаһитлар. 

Кунакханәләргә зыян килмәгән, кибетләр эшли, туристлар бассейнда я диңгездә ял итеп яткан килеш кенә табигый янгынны күзәтә. Социаль челтәрләрдә бәла-казаның сирәк фотолары тарала. Аларда янгын сүндерү самолетлары, вертолетлар сурәтләнгән. Алар диңгездә су коенучылар яныннан гына су ташый, диелә хәбәрдә.

Биредә яшәүче халыкның хәле катлаулы. Зыян күрүчеләрнең төгәл саны билгеле түгел, алар дистәләрчә дип фаразлана. Урынга барып җиткән коткаручылар буш йортлар, кара янган урманны күргән. Биредәге кешеләр котыла алганмы, әллә һәлак булганмы — әлегә билгесез, аларны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Анталия шәһәре хакимияте бу урыннарны бәла-каза зонасы дип билгеләүне сорый. Зур урман янгыннары яр буйларына якынлаша. Коткаручылар төн буе ут белән көрәшкән, ләкин аваициянең көче җитеп бетми. 

Зыян күрүчеләр саны йөзләрчәгә җитә, биердә яшәүчеләр һәм туристлар имин районнарга кача, диелә хәбәрдә.

Туризм буенча федераль агентлык Төркиядә ял итүче туристларга Антальяда кунакханә территориясеннән китмәскә киңәш иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бу Төркия провинциясендә котырган янгыннар белән аңлатыла. Җирле хакимият вазгыять тиешле контрольдә дип ышандыра (янгынны сүндерү өчен техниканың төрле төрләре кулланыла).

Туризм буенча федераль агентлык ялны вакытыннан алда төгәлләргә чакырмый һәм вазгыятьне контрольдә тотуы хакында хәбәр итә. Ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенчә, Россия туристларыннан шикаятьләр килмәгән, дип хәбәр итте «Татар-информ».

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/29-07-2021/bush-yortlar-kara-yangan-urman-antaliya-kurorty-yanynda-tabigyy-yangynnar-kotyra-5831921

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев