САРМАН
  • Рус Тат
  • Тупланма өлешен алып була

    1 июльдән 360 нчы Федераль закон гамәлгә керде, ягъни пенсияләрнең тупланма өлешен түләү башланды. Пенсияләренең тупланма өлеше булган пенсионерлар (1953 нче елдан соң туган ир-атлар һәм 1957 нче елдан соң туган хатын-кызлар) аларны алу турында пенсия фонды идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итә алалар. Моны пенсиягә әле генә чыгучылар да, моңарчы...

    1 июльдән 360 нчы Федераль закон гамәлгә керде, ягъни пенсияләрнең тупланма өлешен түләү башланды.
    Пенсияләренең тупланма өлеше булган пенсионерлар (1953 нче елдан соң туган ир-атлар һәм 1957 нче елдан соң туган хатын-кызлар) аларны алу турында пенсия фонды идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итә алалар. Моны пенсиягә әле генә чыгучылар да, моңарчы пенсия алганнар да эшли ала. Түләүләр бары тик гариза кергәннән соң гына башкарыла. Пенсия дәүләтнеке булмаган пенсия фонды аша түләнә икән, гариза белән шунда мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Хәзерге вакытта 1953 нче елдан соң туган ир-атлар һәм 1957 нче елдан соң туган хатын-кызлар пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәләр. 2002-2004 нче елларда эш бирүчеләр аларның булачак пенсияләренең тупланма өлешенә 2 процентлы тариф буенча взнослар күчергән, ә шәхси эшмәкәрләр билгеле бер күләмдәге түләүләр башкарганнар иде. Аларның җыелган акчалары, якынча, 5-6 мең сум тәшкил итә. Шуңа күрә аларны бер юлы алу мөмкинлеге каралган. Ул акчалар пенсия белән бергә бирелә. Хәзерге вакытта район пенсия фонды идарәсенә, түләүләрне башкаруны сорап, 34 кеше мөрәҗәгать итте.
    Социаль пенсия алучылар да, пенсия тупланмалары булган очракта, аларны бер мәртәбә алуга хокуклылар. Тик алар пенсиягә чыгуның гомуми яшенә җиткән (ир-атлар - 60, хатын-кызлар - 55 яшькә) булырга тиешләр.
    Пенсияләрнең тупланма өлешен түләүнең тагын ике юлы бар: билгеле бер вакытка исәпләнгән пенсия түләүләре рәвешендә һәм картлык буенча хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше буларак түләү. Билгеле бер вакыт эчендәге пенсия түләүләре дәүләт финанс-лашуында катнашкан яки ана капиталы акчаларын ананың булачак пенсиясенә юнәлткән кешеләргә карата башкарыла. Түләү вакытының озынлыгын кеше үзе билгели, тик ул вакыт ун елдан да ким була алмый. Бу төр түләүләр шунысы белән характерлы, пенсия алучы вафат булган очракта, калган акчаларны аның хокукый варислары ала ала. Ана капиталының калган өлеше һәм аларны инвестицияләүдән килгән керемнәр аның балаларына яки балаларның атасына гына бирелә.
    Дәүләт финанслашуы программасында районда 802 кеше катнаша. 2012 ел өчен 679 кеше 1633678 сум күләмендә өстәмә иминият взнослары түләделәр. Бу программада катнашып, 100 процент керем алу өчен, вакыт аз калып бара, ягъни 2013 елның 1 нче октябренә кадәр. Мәгълүм булганча, өстәмә кертемнәр 2 мең сумнан кимрәк һәм 12 мең сумнан артыграк булганда, дәүләт пенсияне өстәмә финансламый. Пенсия тупланмаларын картлык пенсиясенең тупланма өлеше рәвешендә алу мөмкинлеге аның бер айга исәпләнгән күләме гомуми пенсиянең (иминият һәм тупланма өлешләр) 5 процентыннан арткан очрак өчен каралган. Бүген, пенсиянең тупланма өлешен түләүне билгеләтүне сорап, 1967 елгыдан яшьрәк кешеләр дә мөрәҗәгать итә алалар. Алар - вакытыннан алда пенсия алучылар.
    Мәгълүм булганча, социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучыларга аларны хезмәтләтә яки акчалата алу мөмкинлеге каралган. Бүгенге көндә аларның гомуми бәясе 795,88 сум тәшкил итә. 2099 елдан башлап, бу хезмәтләрдән баш тартып, акчалата алу яки алардан файдалану турында белдереп, пенсия фонды идарәсенә ел саен мөрәҗәгать итү кирәк түгел. Карарны теге яки бу якка үзгәрткән очракта гына мөрәҗәгать итәсе.
    Бу хезмәтләрдән баш тартканчы, барысын да ныклап "үлчәргә", сәламәтлекне шул акчаларга алыштырырга мөмкинме, юкмы икәнлеге турында уйланырга кирәк. Быел бу хезмәтләрдән баш тартып, киләсе елга авырып китмәм, дип кем генә әйтә ала?
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: