САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай юлы Сарман аша үтә 

Бүген район территориясе аша “Тукай юлы” велотурында катнашучылар үтте.


 Бу яңа маршрут Татарстанда Велосипедчылар һәм Журналистлар союзлары инициативасы белән күптән түгел генә барлыкка килгән һәм ул бөек Тукай иҗатына һәм әһәмиятенә багышлана. 
- Без 25 майда Казандагы әдәби музейдан чыгып киттек. Арчада, Мамадышта, Алабугада булдык. Бүген Чаллыда кундык һәм хәзер Әлмәт шәһәренә юнәләбез. Юлыбыз – Уфага һәм Тукай белем алган, рус телен, бөек Пушкинны өйрәнгән көньяк Уралга – Уральск шәһәренә. Төркемебездә - 10 велосипедчы (ул эшмәкәрләр, төрле дәрәҗә хезмәткәрләр һәм хәтта мәктәп укучыларыннан тора) һәм безгә ярдәм итүче 5 эшмәкәр бар, - ди төркемнең оештыручысы Дамир Сафин. 
- Мин биредә иң кечкенәсе. Чаңгы спорты, бал биюләре белән шөгыльләнәм һәм Тукайны яратып укыйм. Велосипедта 57 километр юл үтеп бик арыдым. Шуңа күрә сәяхәтемне хәзергә автобуста дәвам итәм, - ди 10 яшьлек Тимур Сафин. 
Велосипедчылар союзы тормышка ашыра торган тагын бер проект – “Велоигелек”. Әлеге проект кысаларында велосипедчылар иске велосипедларга яңа тормыш бирәләр – сүтеп, яңартып җыялар, ремонтлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев