САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Тукай әдәби музее «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее мәктәп укучылары өчен «Ядкярләрдә Тукай рухы – 2025» әдәби конкурсын оештыра, дип яза «Татар-информ».

Конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатыннан уздырыла.

«Конкурста Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән 1-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Эшләр 2025 елның 15 мартыннан 9 апреленә кадәр «Ломоносов» фәнни сервисы буенча кабул ителә. Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла»,

 – дип хәбәр итте музейның матбугат хезмәте.

Иҗади эшләр шагыйрьнең Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образ һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Килгән эшләрне бәяләгәндә Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.

Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 26 апрельдә Габдулла Тукай әдәби музеенда уздырылачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк.

 

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев