САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган табигатебезне саклыйк

Бүгенге көнне глобаль проблемалар чоры дисәк, ялгышмабыз. Әлеге проблемаларны хәл итү Җирдә яшәүче һәр кешегә кагыла. Глобаль проблемаларның берсе булып экологик проблемалар тора. Табигый байлыкларны үзләштергәндә, эшкәрткәндә һәм файдаланганда, табигатьтә кирәкмәгән үзгәрешләр килеп чыга. Бу үзгәрешләр кеше сәламәтлегенә, табигатьнең үзенә зыян китерә башлап, эколо­гик проблемалар китереп чыгаралар. Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы,...

Бүгенге көнне глобаль проблемалар чоры дисәк, ялгышмабыз. Әлеге проблемаларны хәл итү Җирдә яшәүче һәр кешегә кагыла. Глобаль проблемаларның берсе булып экологик проблемалар тора. Табигый байлыкларны үзләштергәндә, эшкәрткәндә һәм файдаланганда, табигатьтә кирәкмәгән үзгәрешләр килеп чыга. Бу үзгәрешләр кеше сәламәтлегенә, табигатьнең үзенә зыян китерә башлап, эколо­гик проблемалар китереп чыгаралар.

Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәп яшеннәнән үк үзебез яшәгән төбәкнең табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим.

22 нче апрель көнне Мортыш-Тамак мәктәбендә укучыларның 2нче Сарман Региональ экологик фәнни-эзләнү конференциясе узды. Әлеге чарада республикабызның төрле районнарыннан 100дән артык укучы катнашты. Конференцияне күп еллар, беренчеләрдән булып, укучыларны экологик юнәлештә төрле бәйгеләргә әзерләгән Мортыш-Тамак мәктәбенең директоры Галиев Фәнис Фаворис улы ачып җибәрде. Шулай ук бәйгегә килгән укучыларга муниципаль мәгариф бүлеге вәкиллләре Д.Я. Зиннатуллина һәм Г.Ә.Габидуллин уңыш юлладылар.

Җирле авыл идарәсе җитәкчесе М.Н. Әхмәтгәрәев аылның экологик проблемалары белән таныштырды. Кама аръягы территориаль милли паркы әйдәп баручы белегече Л.М.Минһаҗетдинова, республиканың "Яшел планета" яшьләр экологик хәрәкәте председателе Н.С.Вәлиева конференциягә үзләренең бүләкләрен дә алып килгәннәр иде.

Табигатьне саклагыз! Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.

Туган як табигате − саф һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы, җаны. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз ихтимал.

Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. "Миннән соң су басса да ярый" дигән принцип белән яшәргә ярамый.

Конференциянең эшчәнлеге югарыда әйтелгән мәсьәләләрне үзәк тема итеп алып эшләде. Әйтергә кирәк, укучыларыбызны экологик проблема бик борчый икән. Туган ягыбыз, илебезне әлеге проблемадан саклап калу өчен, ниндирәк эшләр башкарырга була - конференциядә фәнни-тикшеренү эшләре белән катнашкан барлык укучылар да шуны яктыртырга тырышкан.

Конференция эше 8 секциягә бүленеп үтте. Һәр секциядә мәртәбәле жюри тарафыннан җиңүче, призлы урыннар алучылар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев