САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Туберкулез белән авырмас өчен, нәрсәләрне белергә кирәк?

Районда 20 марттан 15 апрельгә кадәр туберкулезга каршы көрәш унбишкөнлеге бара.

Табиб-фтизиатр Фәрит Шәңгәрәев хәбәр иткәнчә, туберкулезга түбәндәге билгеләр хас:
• 2-3 атна һәм аннан артыграк вакыт ютәл булу;
• күкрәктә авырту булу;
• авырлык кимү;
• какырыкта кан булу;
• төнлә тирләү;
• даими рәвештә температура күтәрелеп тору;
• гомуми хәлсезлек, хәл китеп тору;
• периферик лимфа төеннәре зураю.

Туберкулез ничек йогарга мөмкин соң? Туберкулез авыруы чыганагы булып үпкә туберкулезы белән авыручы кеше тора. Сулыш юлларыннан, бигрәк тә ютәлләгәндә, туберкулез составында микобактерияләре булган какырык бүленеп чыга. Аның вак кисәкчекләре янәшә торган сәламәт кешенең тын юлларына эләгергә мөмкин. Какырык шулай ук идән, җир өслегенә, предметларга, әйберләргә утырырга ихтимал. Инфекция кеше организмына гигиена таләпләрен үтәмәгән очракта да эләгә ала. Мәсәлән, җәмәгать транспортында тотынгычларга тотынып барганда, яшелчә һәм җиләк-җимешне юылмаган килеш ашаганда, начар эшкәртелгән ит һәм кайнатылмаган сөт кулланганда да авыру йогарга мөмкин.

Туберкулез белән ничек авырмаска? Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару зарур. Чөнки ныклы сәламәтлек өчен ныклы нерв системасы кирәк. Азыкта кирәкле күләмдә аксым булырга тиеш. Көндәлек физик йөкләмә дә сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Тузанлы, җилләтелми торган бүлмәләрдә туберкулез бактерияләре җиңел тарала. Авыруны кисәтү өчен, бүлмәләрне җилләтеп торырга кирәк.

Районда туберкулезга каршы көрәш унбишкөнлеге баруы турында хәбәр иткән идек инде. Тулырак: http://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/rayonda-tuberkulezga-karshy-unbishknlek-bara 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев