САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Цифрлыга” күчкәндә, аерым гражданнарга компенсация бар

14 октябрьдән Татарстанда аналоглы дәүләт телевидение челтәре өзелеп, тулы масштаблы цифрлы эфир телевидениесе ялганачак.

Цифрлыга күчкәндә, социаль яктан якланламаган гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү йөзеннән, ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 13 июлендә кабел иткән 574 нче санлы карары нигезендә, телевизорга приставка һәм антенна алу чыгымнарын компенсацияләү каралган. Компенсация тиеш кешеләргә ул аларның бәясе, әмма һәр җайланма өчен 1000 сумнан артмаган күләмдә түләнә.
Компенсация дүрт категория гражданнарга каралган. Иң элек ул – күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр. Аларның җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан түбән булырга һәм алар балага айлык пособие алучылар булырга тиешләр. 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз пенсионерлар яисә пенсионерлардан гына торган гаиләдә җан башына керем 20 мең сумнан ким булганда, шулай ук компенсация ала алалар. Ялгыз инвалидлар яисә инвалидлардан торган гаилә әгъзаларының җан башына кереме дә 20 мең сумнан ким булуы шарт.
Компенсация алу өчен гаризаны бүгеннән үк язарга мөмкин. Әмма 2019 елның 1 декабреннән соңармаска кирәк. Гариза Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең райондагы бүлекчәсенә тапшырыла. Гариза язганда, гаилә әгъзаларының соңгы өч айдагы керемнәре турында белешмә һәм җайланманы сатып алу документлары кирәк. Балага айлык пособие алучы гаиләләрдән керемнәр турында белешмә соралмый.
Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең райондагы 37 нче санлы бүлекчәсе адресы: Сарман авылы, Куйбышев урамы, 36 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-57-32.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X