САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төркиягә турлар сату – Россия буенча исемлектә иң югары урында

Россия күләмендә исәпләгәндә, турларның 50 проценттан артыгы Төркиягә алдан алып куелган. (Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Гәрчә элегрәк матбугат чараларында "Россиядән Төркиягә чартер буенча очышлар туктатылып торачак" дигән хәбәрләр чыгып торса да, Төркия Россия туристлары өчен өстенлек бирелгән ял итү урыны булып кала бирә. Бу хакта Россиянең туроператорлар ассоцияциясе (АТОР) хәбәр...

Россия күләмендә исәпләгәндә, турларның 50 проценттан артыгы Төркиягә алдан алып куелган.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Гәрчә элегрәк матбугат чараларында "Россиядән Төркиягә чартер буенча очышлар туктатылып торачак" дигән хәбәрләр чыгып торса да, Төркия Россия туристлары өчен өстенлек бирелгән ял итү урыны булып кала бирә. Бу хакта Россиянең туроператорлар ассоцияциясе (АТОР) хәбәр итә.

"Россия күләмендә турлар сату буенча -Төркия алдынгы урында. Хәзергә сатылган турларның 50 проценттан артыгы Төркиягә алдан алып куелган. Гомумән алганда, Төркиягә баручыларның саны күпләп кимү күзәтелми", - диелә хәбәрдә.

Элегрәек Россия матбугат чараларында Төркиягә чартер буенча очышларның туктатылып торчагы турында хәбәрләр чыккан иде. Бу хакта Мәскәү әлегә төгәл мәгълүмат бирми. Экспертлар әйтүенчә, агымдагы елда Төркиягә 5 миллион Россия туристы барыр, дип көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев