САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин районга эшлекле сәфәр кылды

ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бүген районга эшлекле сәфәр кылды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Районга визиты кысаларында министр Җәлил хастаханәсендә булды, район үзәк шифаханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү, реанимация, йогышлы авырулар, балалар дәвалау бүлекләренә керде, авырулар белән сөйләште. Шулай ук ул модульле технология буенча яңа төзелеп...

ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бүген районга эшлекле сәфәр кылды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Районга визиты кысаларында министр Җәлил хастаханәсендә булды, район үзәк шифаханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү, реанимация, йогышлы авырулар, балалар дәвалау бүлекләренә керде, авырулар белән сөйләште. Шулай ук ул модульле технология буенча яңа төзелеп килүче патологоанатомия бүлегендә эшләр барышы белән дә танышты. Соңыннан Гадел Юнысович медицина хезмәткәрләре белән очрашты.

- Бүгенге көндә сәламәтлекне саклау өлкәсендә хезмәт куючылар алдында үлем-китем күрсәткечен киметү максаты тора. Сәламәтлекне ныгыту һәркемгә барып җитәрлек, һәркем аннан файдалана алырлык булырга тиеш. Районның географик яктан бик уңайлы җирдә урнашуы да зур әһәмияткә ия. Әлмәт, Яр Чаллы кебек эре шәһәрләрнең якын-тирәдә булуы халык өчен бик яхшы, чөнки югары технологияле җиһазлар авыруга вакытында ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәләр. Диспансеризация чорында авыруларны беренче этапта ачыклау зур роль уйный. Кешенең киләчәк язмышы, тормышы, сәламәтлеге өчен бу бик мөһим. Агымдагы ел Онкологик авырулар белән көрәш һәм гомер озынлыгын арттыру елы дип игълан ителде. Бу һәрберебез алдына зур бурычлар куя, - диде сәламәтлек министры үз чыгышында һәм республика, район буенча да эшләр барышына, күрсәткечләргә тукталды.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин республика җитәкчелегенә, министрлыкка сәламәтлекне саклау өлкәсендә районга булган ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде, үзәк шифаханә коллективына эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев