САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Тән тиресендә яман шеш билгеләре нинди була?

Черки тешләгән кебек урын бер-ике атнада төзәлмәсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тәндә кечкенә генә кызыл шешләр, тимгелләр барлыкка килсә, алар черки тешләгән урын кебек тоелса, тиредә яман шеш булуы ихтимал. Бу турыда Британия табибы Росс Перрига сылтама белән Daily Mirror хәбәр итте.

«Авыру кеше берәр бөҗәк тешләде дип уйларга мөмкин. Тик бу очракта тешләгән урын бер-ике атнада төзәлеп бетә, көн саен кимеп бара», — ди табиб.

 

Төзәлми торган яралар булса, алар дискомфорт тудырса, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип яза РИА Новости.

Тире яман шеше билгеләре:

  • тәндә сәбәпсез зурая торган шрамнар, авыртулар барлыкка килү,
  • күз кабагына бетчәләр чыгу,
  • тырнак астында кара таплар,
  • башта һәм муенда аксыл таплар барлыкка килү.

ЧЫГАНАК:https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-06-2021/t-n-tiresend-yaman-shesh-bilgel-re-nindi-bula-5825299

ФОТО:https://pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев