САРМАН
  • Рус Тат
  • Тәмәке белән бергә тартучы да яна

    31 нче май - Бөтендөнья тәмәкесез көн. Ә 1 нче июньнән тәмәке тартуны чикләү турындагы закон тулысынча үз көченә керде. Уку йортларында, шифаханәләрдә, стадионнарда, рестораннарда, поездларда, вокзалларда, лифтта, тулай торак подъездларында, җәмәгать транспортында һәм метрода тәмәке тарту тыела. Белгеч киңәше Тәлгать Бешимов, район үзәк хастаханәсе психиатор-наркологы: - Бөтен кеше тәмәке...

    31 нче май - Бөтендөнья тәмәкесез көн. Ә 1 нче июньнән тәмәке тартуны чикләү турындагы закон тулысынча үз көченә керде. Уку йортларында, шифаханәләрдә, стадионнарда, рестораннарда, поездларда, вокзалларда, лифтта, тулай торак подъездларында, җәмәгать транспортында һәм метрода тәмәке тарту тыела.

    Белгеч киңәше
    Тәлгать Бешимов, район үзәк хастаханәсе психиатор-наркологы:
    - Бөтен кеше тәмәке тартуның зарарлы икәнен белә, ләкин сәламәтлегенә күпме зыян салганын аңлап бетерми.
    Ъ Тәмәке тарту үңәч рагына китерә.
    Ъ Минең функциясе бозыла.
    Ъ Ашказаны җәрәхәтләнә.
    Ъ Тәмәке тарту тирегә кан килүне киметә һәм тире җыерчыклана.
    Ъ Катаракта башлану куркынычы арта.
    Ъ Артериаль басымны күтәрә, кан тамырларын тарайта һәм йөрәк тибешен тизләтә.
    Тәмәкегә нык ияләнгән булмасагыз - тартуны, кичекмичә, ташлагыз. Ярдәм кирәктә хастаханәнең наркология кабинетына мөрәҗәгать итә аласыз.
    Тартучы һәм тартмаучыларның закон кертелү, тәмәке тартуга карашлары белән дә кызыксындык.
    Айнур Сәетов:
    - Элек тәмәке тарта идем. Ләкин бу гел кирәк нәрсә түгел. Аннан бер әбигә барып кайттым. Булышты. Билгеле, тәмәке тартуны ташлаганда, ихтыяр көче булырга тиеш.
    Сәрия Гайнетдинова:
    - Әгәр дә җитәкчеләрнең берәр нәрсәне җиренә җиткереп эшлисе килсә, алар аны булдыралар. Кирәк икән алкогольне дә, наркотикларны да, тәмәке тартуны да туктата алалар. Менә Горбачев вакытында күпме кеше эчүен ташлады. Бу законны мин тулысынча хуплыйм.
    Ләйсән Харисова:
    - Минем бу законга карашым уңай. Аның кабул ителүенә сөенәм, чөнки хәзерге көндә 10 яшь кешенең 7се тәмәкегә битараф кала алмый. Нәтиҗәдә бу сәламәтлекләренә бик начар тәэсир итә. Тәмәке тартучылардан читтә торырга тырышам. Минемчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны бары тик законнар белән генә тыеп була. Тарткан хатын-кызлар өчен катырак штрафлар кертелсә, тагын да яхшырак булыр иде.
    Булат Якупов:
    - Тәмәкене күптән тартам. Ташлап-ташлап караган бар, ләкин яңадан тарта башлыйм. Начар икәнен дә беләм, юк инде, туктап булмый. Яшьләргә киңәшем шул: кызык өчен генә тартып карыйм әле, дип тә алмагыз аны кулыгызга. Ә тарта башлагансыз икән инде, көчегездән килгәнчә көрәшегез аның белән. Яшь чакта тәмәке тартуны ташлавы күпкә җиңелрәк.
    Белеп тор
    Ярамаган җирдә тәмәке тарткан гражданнарга - 1000-1500 сум штраф салыначак.
    Балигъ булмаганнарны тәмәке тартуга җәлеп иткән өчен - 500-1000 сум, ә аларга тәмәке сатканда - 8000-10000 сум һәм аны конфискацияләү. Юридик затлар өчен штраф 80000-90000 сум тәшкил итә, продукция конфискацияләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: