САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әҗәтләре булган район халкы чит илгә чыга алмаячак

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсе суд приставлары Федераль хезмәте белән берлектә 2016 елның 5 сентябреннән 5 октябренә кадәр "Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрне эзләп алу айлыгы" акциясе үткәрде. Акция чорында шәхси эшмәкәрләрдән 46,1 млн. сум (Сарман районы буенча 179200 сум) күләмендә иминият кертемнәре буенча Пенсия фондына булган әҗәтләр эзләп алынды....

Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлекчәсе суд приставлары Федераль хезмәте белән берлектә 2016 елның 5 сентябреннән 5 октябренә кадәр "Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрне эзләп алу айлыгы" акциясе үткәрде.

Акция чорында шәхси эшмәкәрләрдән 46,1 млн. сум (Сарман районы буенча 179200 сум) күләмендә иминият кертемнәре буенча Пенсия фондына булган әҗәтләр эзләп алынды.

Республика буенча эре базарларга, сәүдә үзәкләренә, яшәү урыннарына 736 (район буенча 8) рейд ясалды. Шулай ук эшмәкәрләрнең милкенә арест салу һәм шәхси счетларын эзләп табу буенча эш алып барылды, 101 счет эзләп табылды.

Иминият кертемнәренә әҗәтләре булган шәхси эшмәкәрләргә суд карары һәм суд приставлары постановлениесе нигезендә иминият кертемнәренә әҗәтләре күп булган 1365(район буенча 39) эшмәкәргә Россия Федерациясе чикләреннән чыгу вакытлыча тыелды.

Моннан кала бик күп аңлату эшләре алып барылды. Пенсия фонды хезмәткәрләре эшмәкәрләргә Пенсия фондында исәптә торганда эшмәкәр булып эшләү-эшләмәүгә бәйсез рәвештә иминият кертемнәрен түләргә кирәклеген аңлаттылар. Әгәр эшмәкәрлек белән шөгыльләнмисең икән әҗәт җыймас өчен тиз арада исәптән төшәргә кирәк.

Шуны да онытмау мөһим - шәхси эшмәкәрләрнең эш стажына иминият кертемнәре тулысынча түләнгән чорлар гына керә. Безнең төп бурыч - гражданнарның булачак пенсияләре турында кайгырту, шәхси эшмәкәрләргә үзләре һәм эшчеләре өчен иминият кертемнәрен үз вакытында түләүләрен тәэмин итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев