САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төхбәтуллиннарның гаиләләре ике “5”ле алды

Әлфис абыйны да, Флүзә апаны да авылдашлары бик хөрмәт итәләр.

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Әлфис һәм Флүзә Төхбәтуллиннар ел башын ике “5”ле белән башладылар. Аларның гаилә корып яши башлауларына 55 ел тулды. 4 кыз, бер ул тәрбияләп үстергән ветераннар бүгенге көндә лаеклы ялда. Колхозда эшләгән Әлфис абыйны да, гомер буе зур букчасын күтәреп, халыкка почта хезмәте күрсәткән Флүзә апаны да авылдашлары бик хөрмәт итәләр. Зөбәрҗәт туйлары белән юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, гражданлык актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, балалары да изге теләкләрен җиткерделәр.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев