САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тәкермән авылы клубында эш тәҗрибәләре белән уртаклашканнар

Замана үзгәрә.Халыкны мәдәни чараларга тарту көннән-көн кыенлаша. Шундый заманда яшибез,интернет белән шөгыльләнмәгән,"триколор" антенналары куйдырмаган кешеләр сирәк. Шуңа күрә мәдәни-чаралар үткәрүнең яңа алымнарын эзләргә туры килә. Без Азалак, Юлтимер, Сөлек, Чураш, Карашай-Саклау, Иске Имән, Өчиле, Әхмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре Тәкермән авылы клубында семинар киңәшмә үткәрдек, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык. Мәдәният йортына...

Замана үзгәрә.Халыкны мәдәни чараларга тарту көннән-көн кыенлаша. Шундый заманда яшибез,интернет белән шөгыльләнмәгән,"триколор" антенналары куйдырмаган кешеләр сирәк. Шуңа күрә мәдәни-чаралар үткәрүнең яңа алымнарын эзләргә туры килә.
Без Азалак, Юлтимер, Сөлек, Чураш, Карашай-Саклау, Иске Имән, Өчиле, Әхмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре Тәкермән авылы клубында семинар киңәшмә үткәрдек, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык. Мәдәният йортына халыкны җәлеп итүнең яңа ысулларын эзләдек. Безгә бигерәк тә Чураштан Хайруллина Эльвираның, Азалактан Габдрахманова Эльмираның эш алымнары охшады. Очрашуыбызны чәй өстәле артында дәвам иттек.
Тәкермән мәдәният йортындагы тәртипкә сокландык. Капкадан килеп кергәч тә шау-чәчәкле түтәлләргә, алмагач, кара миләшләренә хәйран калдык. Бина эчендә зәвык белән бизәлгән стендлар, гөлләр, чисталык күзгә ташланды.
Семинарда катнашучылар зур канәгатьлек белән,эшкә дәрт алып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев