САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Әтием һөнәре". Иске Кәшердән Радик Рамазанов

"Әтием һөнәре" конкурсында беренче катнашучыбызны каршылыйбыз. Ул да булса - Иске Кәшер авылыннан Радик Рамазанов. - Безнең әтинең һөнәрләре бик күп, аның кулыннан килмәгән эш юктыр. Шулай да ул кечкенә малай чагыннан ук хыялында йөрткәнен сайлаган - әтиебез машина йөртүче. Гомерен зур юлларда йөрүгә багышлаган кеше, билгеле, өйгә дә сирәк...

"Әтием һөнәре" конкурсында беренче катнашучыбызны каршылыйбыз. Ул да булса - Иске Кәшер авылыннан Радик Рамазанов.

- Безнең әтинең һөнәрләре бик күп, аның кулыннан килмәгән эш юктыр. Шулай да ул кечкенә малай чагыннан ук хыялында йөрткәнен сайлаган - әтиебез машина йөртүче. Гомерен зур юлларда йөрүгә багышлаган кеше, билгеле, өйгә дә сирәк кайта, гаиләсен да көн саен күреп тора алмый. Шуңа күрә дә әтинең өйгә кайткан көннәре безнең өчен һәрвакыт зур бәйрәм була. Аны сагынып каршы алабыз да, тагын хәерле юл теләп озатып калабыз.
Әтиебезнең һөнәре авыр да, кызыклы да. Бер яктан, яңа шәһәрләр, яңа җирләр белән танышу булса, икенче яктан, машина шоферының эше зур түземлек, тырышлык, игътибарлылык сорый. Әтиебездә бу сыйфатлар, һичшиксез, бар!
Без әтиебез белән бик горурланабыз! Форсаттан файдаланып, аны якынлашып килүче Ватан сакчылары көне белән котлыйбыз!
- дип язып җибәрде безгә аның кызы Резеда Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев