САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Тешләрне дәваламасаң, инсульт һәм гастрит яный

Стоматологлар белдерүенчә, тешләрне вакытында дәваламау куркыныч авырулар китереп чыгаруы мөмкин.

Хроник пародонтиты булган кешедә йөрәк эшчәнлегендә тайпылышлар барлыкка килү куркынычы ике тапкыр арта.

Бактерияләр, теш тирәсендәге тукымада үрчеп, кан тамырларына эләгә һәм ялкынсыну процессын барлыкка китерә. Нәтиҗәдә, йөрәктә проблемалар башлана, тромблар барлыкка килә.

Тешләрне дәваламаган очракта ризыкны да сыйфатлы итеп чәйни алмыйсыз дигән сүз. Димәк, аш кайнату системасына артык көчәнеш килә. Ашказанына начар эшкәртелгән ризык эләгә һәм гастрит, яки панкреатит та башланырга мөмкин.

 

Кариес булган тештәге бактерияләр дә төкерек яисә ризык белән ашказанына һәм эчәклеккә эләгә. Алар аннан беркая да китми, организмга зыян гына китереп яталар.

Яматылмаган теш аркасында биткә бетчә дә чыгып куюы бар. Әйтүебезчә, бактерияләр ашказанына эләгә һәм андагы проблема бит тиресендә күренә башлый, күп очракта биткә бетчә чыга. Шуңа карап, кеше ашказанында проблема барлыгын аңларга тиеш.

 

Фото: https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев