САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Тешләр сәламәт булсын дисәгез

Егетләргә кызлардагы зифа буй-сын һәм матур күзләр генә түгел, ә сөйкемле елмаю да ошый икән. Матур итеп елмаю өчен исә, иң беренче чиратта, сәламәт ак тешләр кирәк.

Шуңа күрә тешләрең сызлый башласа, аларда кара таплар, тишекләр барлыкка килсә, кичекмәстән теш табибына бар. Теш табибына кимендә елга ике мәртәбә барырга киңәш итәр идек. Авыру тешләрне кичекмәстән дә­валау зарур, чөнки алар - инфекция чыганагы. Авыз куышлыгында микроблар болай да күп. Теш арасында калган ризык калдыклары вакытлар үтү белән таркала, һәм авыздан тәмсез ис килә башлый. Бу исә сөйкемле, матур итеп киенгән кызны бер дә бизәми. Ә тешләрне тәрбияләү һәм карау өчен, бик зур түземлек һәм тырышлык кирәк.

Тешләреңне көнгә ике тапкыр - иртән һәм кичен - теш пастасы белән чистарт. Бу эшне ашыгып эшләмә. Тешләреңне чистартканда, теш щеткасын өстән аска таба йөрт, теш арасындагы ярыкларга аеруча игътибар ит - нәкъ менә бу урыннарда ризык калдыклары туплана да ин­де. Авызыңны чайкаганда, бүлмә температурасындагы судан файдалан.

Теш щеткасын ешрак алыштыр. Ул табигый материаллардан ясалса, бигрәк тә яхшы. Исеңдә тот: һәр кешенең үз теш щеткасы булырга тиеш.

Ашаганнан соң авызыңны чайкарга онытма. Ашаган ризыгың теш арасында калса, калдыкларны теш чистарткыч яисә теш өчен махсус җеп белән ала аласың. Беркайчан да тешеңдә шпилька яисә энә белән казынма.

Зарарлы гадәтләрдән ерак тор: чикләвекне тешләрең белән ватма, җепне тешең белән өзмә, карандаш һәм ручка башларын кимермә.

 

Төрле температурадагы ризык­ларны бер-бер артлы кулланмаска тырыш. Мәсәлән, кайнар чәйдән соң туңдырма ашама. Югыйсә теш эмаленең какшавы ихтимал.

Күбрәк алмага, кишер, суган һәм сарымсакка өстенлек бир, алар тешләр өчен бик файдалы.

Теш ул - тере һәм мөстәкыйль организм, аның нервлары, кан тамырлары бар. Без тешнең 1/3 өлешен генә күрәбез. Калганы уртларда яшерелгән. Уртлар тешнең иң нечкә өлешен - теш муентыгын саклап торалар. Шуңа күрә, тешлә­рең сәламәт булсын өчен, уртларны да яхшы итеп тәрбияләргә кирәк. Тешләреңне чистартканда, аларга сак кына массаж ясарга онытма. Кулларыңны әйбәтләп ю да имән бармагың белән уртларыңа әкрен генә бас. Мондый массаж тешләрне һәм уртларны ныгыта. Уртларың аз гына каный башласа да, тешләрне чистартуыңны туктатма. Шулай да сак бул һәм кичекмәстән теш табибына күрен.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011 ел


http://chelny-rt.ru/news/faydalyi-ki%D2%A3%D3%99shl%D3%99r/teshlr-slamt-bulsyn
Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев