САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре

Адәм баласына тешләр гомергә ике мәртәбә генә бирелә: нәни чакта «сөт тешләре», 6 яшьтән төп тешләр.

Аларның зур байлык икәнен истән чыгармаска (теш дәвалап яки куйдырып йөргәннәр моны бик яхшы аңлый торгандыр), шуңа аларны саклый белергә кирәк. Булган тешләреңне өй шартларында да җиренә җиткереп тәрбияләргә мөмкин. Һәркөн, иртән торгач, тешләрне әйбәтләп чистарту мәслихәт, ашаганнан соң да авызны яхшылап чайкатып алырга кирәк. Азык калдыклары тештә калырга тиеш түгел. Казналарны даими дәвалап тору да мөһим. Теш җепләре куллануны да гадәткә кертеп җибәрегез. Алты айга бер тапкыр профессиональ гигиена узарга онытмагыз. Даими татлы-төче ризыклар ашау да тешкә зыян сала, чөнки нәкъ менә алар бактерия үрчү өчен җирлек ясый. Теш – организмның көзгесе, шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү мөһим. Тәмәке тарту тешкә бик зур зыян сала. Тешләрнең тазалыгы нәселдән дә килә, начаррак мираска ия булсаң, күбрәк көч куярга кирәк, дигән сүз. Махсус авыз чайкый торган сыекчалар куллану да файда бирәчәк. Казналарга массаж ясау да аларны ныгыта.

Безнең төбәктә суда төрле минераллар бар, шунысы куанычлы: бездә фтор оптималь дәрәҗәдә. Ә менә Саранск якларында фторның күрсәткечләре зур, шуңа күрә анда яшәүчеләр флюороздан интегә. Безнең төбәктә яшәүчеләрдә ул чир бик сирәк очрый.

 

Теш табибы: Илшат Мөхәммәтҗанов

Чыганак: http://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/tesh-organizm-kozgese-tabib-kishlre

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев