Террор янаса...
Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк?
Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, күп җыелыш урыннарында шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була.
Шартлаткыч матдәләрне яшерүче әйберләр буларак, тартма, сумка, портфель,тәмәке кабы, кәрәзле телефон, уенчыклар кулланырга мөмкин. Урамда шикле җиһазлар күрсәгез, кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итегез, телефоныбыз 2-49-02, 112.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев