САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Терлекчелек продукциясе “энә күзе”ннән үтә

Район хакимиятенең утырышлар залында терлекчелек продукциясен җитештерү, җыю, тапшыру, эшкәртү, сату белән шөгыльләнүче фермерлар, сәүдә нокталары, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ветеринария белгечләре катнашында киңәшмә үтте.

Билгеле булганча, Россиядә җитештерелә һәм реализацияләнә торган  продукция “Россельхознадзор” тарафыннан тикшерелә. 2015 елның 1 июленнән дөнья күргән “Ветеринария турында”гы ФЗ нигезендә, терлекчелек продукциясе “Меркурий” федераль дәүләт мәгълүмәти системасында мәҗбүри электрон сертификация үтәргә тиеш. Бу - продукциянең чималдан алып кибет киштәсенә әзер продукт булып килеп кергәнчегә кадәр булган тулы бер циклын эченә ала. Халыктан сөт җыючылар да һәр клиент белән килешү төзергә, хуҗалыктагы һәр сыер хакында тулы мәгълүмат булдырып,  “Меркурий” федераль дәүләт мәгълүмәти системасына тапшырырга бурычлы. Контрольгә алынган товарны җитештерү, аларның әйләнеше белән шөгыльләнүчеләр, гомумән, товар әйләнешендә катнашучы оешма вәкилләре  озата йөрүче тиешле ветеринар документларны үзләре үк рәсмиләштерә ала. Моның өчен аларның аттестация үтүе шарт. Дәүләт тарафыннан контрольгә алынган продукциянең тулы исемлеге дә билгеле. Боларның барысы  хакында да район  ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илфат Солтанов сөйләде. Ахырда сорауларга җаваплар бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев