САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тере Муса Җәлил төшкән кадр табылган

Муса Җәлилнең видеоязмаларга эләкмәвен кинооператор Гәрәй Әмиров шагыйрьнең тыйнаклыгы белән аңлата. (Казан, 17 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязма саклана. "Татар-информ" агентлыгы Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивындагы шушы видеоязманы тәкъдим итә. Билгеле булганча, архивта 1920 елгы Казанда төшерелгән кадрлар да бар. Ә менә 1941...

Муса Җәлилнең видеоязмаларга эләкмәвен кинооператор Гәрәй Әмиров шагыйрьнең тыйнаклыгы белән аңлата.

(Казан, 17 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязма саклана. "Татар-информ" агентлыгы Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивындагы шушы видеоязманы тәкъдим итә.

Билгеле булганча, архивта 1920 елгы Казанда төшерелгән кадрлар да бар. Ә менә 1941 елда хәрби хезмәткә чакырылганчы Казанда яшәгән шагыйрь катнашындагы видеоязмалар юк.

Бу кадр 1940 елда Татарстан язучылары катнашындагы җыелышларның берсендә төшереп алынган. Әлеге кадрлар беренче тапкыр 1976 елда, шагыйрьнең тууына 70 ел тулуга багышланган "На Волге широкой" тапшыруында күрсәтелгән. Кинокадр нибары 2 секунд тирәсе дәвам итә. Муса Җәлилне видеоязмага төшергән кинооператор Гәрәй Әмиров моны Җәлилнең тыйнаклыгы һәм камерага төшәргә яратмавы белән аңлата.

Реклама

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X