САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карашай Саклаудан Ләйсән белән Алия кайда да сынатмыйлар

14 май көнне Тукай районы Теләнче Тамак авылында Флера Сафиуллина укулары үткәрелде. Анда Карашай Саклау мәктәбе укучылары да катнаштылар. 6 класс укучысы Ләйсән Сәгъдиева, "Карашай Саклау авылының флора һәм фауна белән бәйле микротопонимиясе" дигән темага чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломга ия булды. 7 класс укучысы Алия Мохтарова "Сөлек урманы-табигый тыюлыгының...

14 май көнне Тукай районы Теләнче Тамак авылында Флера Сафиуллина укулары үткәрелде. Анда Карашай Саклау мәктәбе укучылары да катнаштылар. 6 класс укучысы Ләйсән Сәгъдиева, "Карашай Саклау авылының флора һәм фауна белән бәйле микротопонимиясе" дигән темага чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломга ия булды. 7 класс укучысы Алия Мохтарова "Сөлек урманы-табигый тыюлыгының сирәк үсемлекләре" дигән темага чыгыш ясады һәм лауреат исемен алды. Аларның җитәкчеләре Назим Мәхмутов оештыручыларның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шушы ук укучылар 18 майда районның 85 еллыгы уңаеннан Сарман сәнгать мәктәбендә уздырылган "Минем туган ягым" район конкурсында да уңышлы чыгыш ясадылар. Алия - I дәрәҗә, Ләйсән II дәрәҗә дипломга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев