САРМАН
  • Рус Тат
  • Телебезне саклыйк!

    Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Хәтта тел дә! Ләкин халыкның бу дөньяда яшәгәнлеген, сүздән һәйкәл куйган язма истәлекләрен, аның уй-фикерләрен гасырлар аша яңа буыннарга китереп тоташтыра торган бердәнбер чара ул. Теле булган халык кына бу дөньяда үз сүзен аяк терәп әйтә ала. "Телен югалткан - үлгән", ди халык. Хак әйтә!...

    Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел. Хәтта тел дә! Ләкин халыкның бу дөньяда яшәгәнлеген, сүздән һәйкәл куйган язма истәлекләрен, аның уй-фикерләрен гасырлар аша яңа буыннарга китереп тоташтыра торган бердәнбер чара ул. Теле булган халык кына бу дөньяда үз сүзен аяк терәп әйтә ала. "Телен югалткан - үлгән", ди халык. Хак әйтә! Безнең балаларыбыз бу телне саклап калып, үз балаларына тапшыра алырлармы? Меңъеллык тарихы булган татар телен 21 нче гасырда нәрсә көтә, аның алдагы буыннарга кирәге бетмәсме? Буыннар чылбыры өзелмәсме? Мондый сораулар телебез, милләтебез киләчәгенә битараф булмаган һәркемне борчыйдыр.
    Бүгенге көн мәктәбе дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдына зур сораулар, бурычлар куя. Шуларның иң әһәмиятлесе - югалган гореф-гадәтләребезне барлау, телебезне югалтмыйча саклап калу һәм баету аркылы бүгенге көн укучысында милли үзаң һәм татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә фән белән кызыксыну тәрбияләү.
    Әдәбият сүзенең тамырында юкка гына "әдәп" сүзе ятмый бит. Әдәплелек, тыйнаклык - безнең халыкка хас булган әхлак нормалары. Әдәбиятның башлангычы - халык авыз иҗаты. 5-7 нче сыйныфларда әдәбият дәресләре халык авыз иҗаты үрнәкләре белән ачылып китә. Бигрәк тә мәкаль-әйтемнәр халкыбызның гасырлар буе тупланган бай акыл тәҗрибәсен, әхлак нормаларын бик тирән һәм үтемле итеп чагылдыралар. Алар турыдан-туры уңай әхлак сыйфатларын булдыруга юнәлдерелгән булса, татар халык җырлары матурлыкка, нәфислеккә, гүзәллеккә мәхәббәт тәрбияли. Тел һәм әдәбият дәресләрендә җырдан тартынып торырга ярамый, ул дәреснең бизәге булып торырга тиеш, чөнки кешенең җаны җыр аша сафлана.
    Бишек җырлары белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур әһәмияткә ия. Бишек җырлары бит алар - иң беренче тәрбия чарасы. Аларның эчтәлеге еллар үткән саен камилләшә бара. Бишек җырларында бернинди дорфа сүзләр әйтелми. Ана ул җырларны бөтен күңелен биреп, баласын назлап, иркәләп җырлый, нинди генә иркәләү сүзләре әйтми... Әкиятләрдә исә, дуслык, батырлык, кешегә карата миһербанлылык, ярдәмчел булу, аларны хөрмәтләү, шәфкатьле һәм кешелекле булу ассызыклана.
    Әдәбият дәресләрендә дастаннар һәм бәетләр өйрәнелә. Бәетләр - халкыбызның гореф-гадәтләрен, әдәп-әхлак, әрнүле тарихын тапсыз көзгедәй чагылдырган әсәрләр. Алар халыкның авыр язмышын сурәтлиләр, шәхси фаҗига турында сөйлиләр.
    Укучыда милли үзаң тәрбияләүне, әлбәттә, дәрес кысаларына гына сыйдырып бетереп булмый. Бу юнәлештә эшләүне дәрестән соң чаралар үткәрү, класстан тыш уку дәресләре уздыру юлы белән дә алып бару максатка ярашлы булып тора. Һәркемгә мәгълүм, совет чорында күп кенә традицион бәйрәм-йолаларыбыз дингә бәйлелек сылтавы белән тыелган булган. Милли аңның уянуы һәм үсүе, илдә барган демократик үзгәрешләр бу йола, бәйрәмнәрне кабат торгызырга мөмкинлек тудырдылар. Әгәр дә без укучыларны татар халкында өйләнешү, туй йолалары, никахлашу, туй мәҗлесләре үткәрү, бәби туйлары, йола җырлары белән таныштырмасак, буыннар арасындагы бәйләнеш юкка чыгар иде. Безнең мәктәпләр диннән аерылган булса да, Коръәннең дөньякүләм әһәмияткә ия булганын, чын әхлак китабы икәнен беркайчан да онытмаска кирәк.
    Мәктәпләрдә татар халык иҗатын өйрәнү, татар композиторлары, шагыйрьләребез әсәрләре һәм иҗат юллары белән танышу, алар белән очрашу кичәләре уздыру да укучыларның үзаңын үстерүдә уңай йогынты ясыйлар. Мәктәптә, гомумән, укыту-тәрбия системасының нигезен әхлак тәрбиясе тәшкил итәргә тиеш.
    Укытучы күпме генә тырышмасын, телнең яшәешендә җәмгыятьнең дә, гаиләнең дә роле бик зур. Әгәр әти-әни балаларына урыс исемнәре куша, авыл мәктәпләре ябылып, балалар рус мәктәпләрендә укырга мәҗбүр булалар икән, монда балаларны гаепләргә хакыбыз юк. Бала телиме-теләмиме рус телендә укырга мәҗбүр була. Бу - замана таләбе. Дөрес, бала ике телне дә камил белергә тиеш. Укысыннар балалар инглизчә дә, немецчә дә. Үз ана телен яхшы белгән кеше башка телләрне дә тиз һәм дөрес итеп өйрәнә ала. Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем-мәгърифәтнең ачкычы туган телебез икәнлеген онытмасыннар иде алар. Үсеп буйга җиткәч, җәмгыятьтә үз урыннарын алгач, Тукаебызга ияреп, "Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" диярлек булсын киләчәк буын татарлары.
    Татарстаныбызда яшәүче татар милләтеннән булган халыкның күпмесе генә үз туган телендә сөйләшә икән? Татар мохитендә үсеп тә, үз балаларына бер авыз татарча сүз өйрәтмәгән гаиләләр дә җитәрлек бит. "Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән", - дип яза Г.Тукай. Димәк, телебез балага бишектә үк сеңә. Һәр ата-ана баласын иң беренче үз газиз теле белән таныштырырга, шул телне бала күңеленә сеңдерергә бурычлы. Аннан соң гаилә телне баетырга, аны яшәү коралына әверелдерергә тиеш.
    Нурихан Фәттах болай язган: "Әгәр минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе - йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә? Мин көрәшергә булдым". Минем уйлавымча, мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә, һәр затта булырга тиеш.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: