САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теләкләре кабул булсын өчен, район халкы үзеннән дә өлеш кертә

Дөньяда яшәүче һәр җан иясенең теләкләре бар.

Дөрес, хайваннарда алар инстинкт рәвешендә була. Ә менә кешеләрнең теләкләре – күптөрлерәк. Берәүләр матди байлык, матур тормыш турында хыяллансалар, кемнәргәдер якыннарының исән-сау булулары да җитә.
Теләкләр кабул булсын өчен, үз алдыңа максат куя белергә кирәк. Моңа ничек ирешергә соң? Иң башта үзегезнең нәрсә теләгәнегезне ачыклагыз. Аннан соң теләкләрегезне «мөһим» һәм «мөһим түгел» дигән төркемнәргә бүлеп чыгыгыз. «Иң-иңнәр»ен сайлап алдыгызмы? Менә шулар сезнең максатлар була да инде.
Бу эшне бүген, 8 ноябрьдә, башкарсагыз, тагын да яхшырак булыр, дуслар, чөнки нәкъ менә шул датада «Теләкләр кабул булу» көнен билгеләп үтәләр. Аларга бераз гына булса да этәргеч бирергә онытмагыз, әлбәттә!
ru.freepik.com сайтыннан рәсем

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X