САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр елының җиңүчеләре кемнәр?

26 декабрь көнне район мәдәният йортында Театр елы уңаеннан оештырылган “Тормыш көзгесе” районкүләм театр фестивален йомгаклау туры үткәрелде. Шушында ук фестивальнең җиңүчеләре билгеләнде.

I урында – Каташ Каран авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” үзешчән театры, режиссеры – Әлфия Гәрәева;
II урында – Илексаз, Янурыс, Саклаубаш авыллары мәдәният йортлары каршында эшләп килүче “Тылсым” (режиссеры – Зәрия Биктимерова), “Зәңгәр шәл” (режиссеры – Илдар Салихов), “Ләйсән” (режиссеры – Гөлсинә Зыятдинова);
III урында – Иске Кәшер, Карашай Саклау, Нөркәй авыллары мәдәният йортлары каршында эшләп килүче “Сәхнә” (режиссеры – Илфира Минһаҗева), “Җәүһәр” (режиссеры – Тәслимә Мәхмутова), “Нөркәй” (режиссеры – Илһамия Кутусова).
Азалак, Александровка, Иске Имән, Иске Минзәләбаш, Иске Әлмәт, Кәүҗияк, Яңа Имән, Ләке, Ләшәү-Тамак, Мортыш-Тамак, Иске Имән, Яңа Әхмәт, Петровка, Рангазар, Рантамак, Сөлек, Чураш, Югары Чыршылы авыллары мәдәният йортлары каршында эшләп килүче театр коллективлары дипломга ия булдылар.
Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүче режиссерлар булып Зәрия Биктимерова (Илексаз), Гөлсинә Зыятдинова (Саклаубаш), Илһамия Кутусова (Зур Нөркәй), Илфира Минһаҗева (Иске Кәшер), Илдар Салихов (Янурыс), Илшат Хәкимуллин (Мортыш-Тамак), Алмаз Хөсниев (Карашай-Саклау), Раушания Юнысова (Петровка Завод) танылдылар.
Хатын-кыз ролен иң оста башкаручылар исә – Әлфия Гәрәева (Каташ Каран), Гөлзадә Ситдыйкова (Саклаубаш). Ир-ат ролен иң оста башкаручылар - Фәнис Шәехов (Янурыс) һәм Илдар Даутов (Каташ-Каран).
Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев