САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Чыршылыда авылдашлар очрашуы үтте

17 июньдә Түбән Чыршылы авылында көтеп алынган авылдашлар очрашуы узды. Престол бәйрәме Питрау булган, кайчандыр гөрләп торган бу авылда бүгенге көндә 25 хуҗалык булып, бары 51 кеше яши. Тарихчылар әйткәнчә, Түбән Чыршылы авылына быел 255 ел булырга тиеш. Бу авылда инде күптәннән авыл җыеннары, Сабан туе, Питрау бәйрәмнәре узмый. Кайчандыр...

17 июньдә Түбән Чыршылы авылында көтеп алынган авылдашлар очрашуы узды.

Престол бәйрәме Питрау булган, кайчандыр гөрләп торган бу авылда бүгенге көндә 25 хуҗалык булып, бары 51 кеше яши. Тарихчылар әйткәнчә, Түбән Чыршылы авылына быел 255 ел булырга тиеш. Бу авылда инде күптәннән авыл җыеннары, Сабан туе, Питрау бәйрәмнәре узмый.

Кайчандыр авылдан чыгып китүче авылдашлар елына бер тапкыр зиратта, үлеләрне искә алу көнендә күрешәләр. Зираты зурая, үзе кечерәя барган бу авылда балалар да, яшьләр дә юк диярлек. Авылдашларны очраштыру уе да мәрхүмнәрне искә алу көнендә туган. Кайберләренең кайтыр урыннары зират кына булган, 20, 30 40 ел авылдашлар белән күрешергә зар-интизар булып яшәүчеләрне күрештерүне оештыруны үз өсләренә инде пенсия яшенә җитеп, ата-ана нигезенә кайта башлаучылар алган.

www.tuganaylar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев