САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татьяна Воропаева район халкын кабул итте

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы Региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева район халкын кабул итте. Партия Рәисенә спорт мәктәбе коллективы исеменнән хат юлланган булган. Татьяна Васильевнага кабул итүгә шул исемлектәге бер фамилия иясе керде. Ул хатка имзаның үзе тарафыннан куелмаганлыгын, андагы язмаларның дөреслеккә...

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы Региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева район халкын кабул итте. Партия Рәисенә спорт мәктәбе коллективы исеменнән хат юлланган булган. Татьяна Васильевнага кабул итүгә шул исемлектәге бер фамилия иясе керде. Ул хатка имзаның үзе тарафыннан куелмаганлыгын, андагы язмаларның дөреслеккә туры килмәвен билгеләп үтте. Ачыкланганча, бу хатның авторы - бер генә кеше, һәм аның исеме мәгълүм.

Сарман авылында яшәүче Миннур Белоусованы коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешма белән бәйле мәсьәләләр, түләүдәге исәп-хисапның дөрес ясалмавы, тарифларның артуы хакында алдан хәбәр ителмәве борчый.

Иске Кәшер авыл җирлегендә эшләүче фермер Винер Латыйфуллин льготалы кредит алуда ярдәм сорады. Сарман гимназиясе укытучысы Ильвир Шакиров районга сәләтле балалар, коррекция мәктәпләре кирәклеген әйтте. Җәлил бистәсе депутаты Азат Гыйльфанов, бистәдә яшьләр үзәге ачып булмасмы, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Татьяна Васильевна барлык мөрәҗәгатьләрне дә язып алды, күтәрелгән, каралган сорауларның әһәмиятен ачыклады, аларның урынлы булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев